tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөгелмәдә Һади Атласи премиясенә лаеклыларны ачыкладылар
Бөгелмәдә Һади Атласи премиясенә лаеклыларны ачыкладылар

Бөгелмәдә Һади Атласи премиясенә лаеклыларны ачыкладылар

Һади Атласиның вафат булуына 15 нче февральдә 81 ел тулды. Бөгелмәдә эшләп килүче Һади Атласи исемендәге хәйрия фонды тарафыннан ел саен аны искә алып, Хәтер кичәсе үткәрү инде күркәм традициягә әверелде.

Быел татар зыялыларының күренекле вәкиле, мәшһүр татар тарихчысы, галим, педагог,  шәхес культы корбаны Һади Атласиның тууына 143 ел тула, ә аның “Яңа низам һәм голямаларымыз” хезмәте язылуга һәм басылып чыгуга – 110 ел.

Татарның бөек шәхесен һәм аның көрәштәшләрен искә алу кичәсендә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров, галимнәр, язучылар катнашты.

Чарада Һ. Атласи бүләгенә ия булучыларны да атадылар. “Мәгърифәтче” исеменә  Бөтендөнья Татар Конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров лаек булды. “Шәфәгать иясе” билгесе Ютазы муниципаль районы Советы депутаты, “Электросоединитель” акционерлык җәмгыяте директоры Рәшит Нәбиуллинга бирелде.

“Фидакарь укытучы” булып Бөгелмә районы Мостафа Өнҗәл исемендәге лицей-интернат укытучысы Резеда Зәйнуллина, Бөгелмә шәһәренең Һади Атласи исемендәге 14 нче татар гимназиясе укытучысы Зөлфия Шәфигуллина, Карабаш 2 нче урта мәктәбе укытучысы Эльмира Нуруллина, Кодаш балалар бакчасы мөдире Светлана Низамиева, Лениногорск районы Зәй-Каратай мәктәбе укытучысы Фәрид Якуповлар танылдылар.

“Милләтпәрвәр” исеменә РСФСРның халык мәгарифе отличнигы, ТР атказанган укытучысы, хезмәт ветераны Әнвәр Шәрипов лаек булды.

“Иҗтиһатлы укучы” булып Мостафа Өнҗәл исемендәге лицей-интернат укучылары Энҗе Садриева һәм Инсаф Юнысов, 3 нче мәктәп укучысы Наил Әхмәтҗанов, 14нче татар гимназиясе укучысы Адел Гаврилов, 2 нче лицей укучысы Наил Әхмәтов танылдылар.

“Рәхмәт хаты” тарих фәннәре докторы, профессор Рөстәм Туйкинга тапшырылды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*