tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Болгар ислам академиясендә кабул итү кампаниясе старт ала
Болгар ислам академиясендә кабул итү кампаниясе старт ала

Болгар ислам академиясендә кабул итү кампаниясе старт ала

Болгар ислам академиясе “Дини оешмалар өчен дин әһелләре һәм хезмәткәрләр әзерләү” юнәлеше буенча магистратурага һәм докторантурага укырга керү өчен абитуриентлар кабул итә.

Академия – югары белем бирү оешмасы. Биредә ислам белгечләре – магистрлар һәм докторлар әзерлиләр. Уку тулысынча түләүсез, ул рус һәм гарәп телләрендә алып барыла. Студентлар һәм мөгаллимнәр заманча кампусның уңайлы бер урынлы номерларында бушлай яшиләр, дүрт тапкыр бушлай тукланалар, шулай ук Академия эмблемасы төшерелгән югары сыйфатлы көндәлек һәм парад киеме алалар.

Академия студентлары кызыклы һәм вакыйгаларга бай тормыш белән яши. Алар өчен мәдәни-массакүләм, спорт чаралары үткәрелә. Ел саен студентлар БГӘ, Мисыр, Төркия, Марокко, Үзбәкстан, Таҗикстан һ.б. чит илләрдә стажировкалар уза. Студентларның Россиякүләм һәм халыкара дәрәҗәдәге конференцияләрдә, мәдәни-массакүләм чараларда катнашуы һөнәри үсешкә, үз-үзеңне тормышка әзерләргә һәм фәнни эшчәнлек алып барырга ярдәм итә.

2019 елны Академиядә докторантура белем бирү программасы буенча ике еллык курстан соң Россиядә беренче тапкыр докторлык диссертацияләрен яклау узды. 6 чыгарылыш укучысы, фәнни хезмәтләрен уңышлы яклап, ислам фәннәре докторы исемен алды.

Магистратурага керү өчен дөньяви яки дини югары уку йорты (Россия яки чит ил) бакалавры дипломы, шулай ук гарәп телен һәм ислам нигезләрен белү мәҗбүри. Уку вакыты – өч ел.

Докторантурага укырга керү өчен югары белем алу хакында дөньяви яки дини (Россия яки чит ил) вузы магистры дипломына ия булу, шулай ук керү имтиханнарында алга таба язылачак докторлык диссертациясе темасына гарәп телендә реферат язарга кирәк. Уку вакыты – ике ел.

Документлар түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Казан ш., Гоголь ур., 3 а.

Кирәкле документлар исемлеге:

– үзәкләштерелгән дини оешмадан тәкъдим итү хаты;

– билгеләнгән үрнәктәге гариза;

– анкета;

– белем алу турында документ (күчермә);

– паспорт (күчермә);

– 3х4 6 фотография;

– 086/у медицина белешмәсе.

Россиядәге эпидемиологик вәзгыятькә бәйле рәвештә, академия сайтында “Личный кабинет абитуриента” онлайн сервисы эшли, анда укырга керүче, өйдән чыкмыйча гына, барлык кирәкле документларны кабул итү комиссиясенә тапшыра ала. Әлеге сервисны bolgar.academy адресы буенча “Приемная кампания” бүлегендә табарга мөмкин. Алга таба абитуриентның шәхси кабинетына күчәргә кирәк.

Кабул итү комиссиясенең җаваплы сәркатибе: Нуриев Ринат Салават улы, моб.: +7 (917) 229-55-77, e-mail: [email protected]

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*