tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Болгар радиосы”нда Габдулла Тукай белән бер көн!
“Болгар радиосы”нда Габдулла Тукай белән бер көн!

“Болгар радиосы”нда Габдулла Тукай белән бер көн!

26 апрель – татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көне. Бу уңайдан “Болгар радиосы” 26 апрельдә “Габдулла Тукай белән бер көн” дип исемләнгән акция оештыра. Радио эфирында көн дәвамында Тукай тормышы белән бәйле рубрикалар яңгыраячак.

Һәр алып баручы билгеле бер темага сәхифә әзерләде. “Тукай һәм мәхәббәт”, “Тукай һәм табигать”, “Тукай һәм милләт”, “Тукай һәм дин”, “Тукай һәм балалар”, “Тукай һәм театр” сәхифәләре 26 апрельдә көн дәвамында һәр сәгать уртасында эфирга чыгачак.

Айгөл Хәйруллина: “Минем сәхифә “Тукай һәм мәхәббәт” дип атала. Мәгълүм булганча, Тукай ул заман өчен бик чибәр һәм оялчан булган. Аның артыннан кызлар үзләре йөргән, Тукайны хәтта бик күп тапкыр димләп тә караганнар. Ләкин ул Зәйтүнәне яраткан һәм барлык гүзәл затларда бары тик Зәйтүнәне генә күргән. “Тукай һәм Зәйтүнә” өзегендә Рөстәм Гайзуллин белән Тукай һәм Зәйтүнәнең мәҗлестә беренче тапкыр очрашып сөйләшүен тәкъдим итәбез. Тукай аны биергә чакыра: “бии беләсезме?” – дип сорый. Зәйтүнә: “Беләм, мин дә бары тик сезнең белән генә биер идем”, – ди”.

Наилә Гыйбадуллина: “Тукай һәм табигать” сәхифәсе минем күңелгә бик якын. Һәр кешенең йөрәгендә туган ягына, аның табигатенә булган мәхәббәт яши. Шушы сәхифә аша радиотыңлаучыларны Кырлай урманнары буйлап сәяхәткә чакырам. Сәхифәдә Тукай сүзләренә язылган җырлар, шигырьләр яңгыраячак”.

Фаил Гыймадов: “Мин ике сәхифә әзерләдем. “Тукай һәм милләт” рубрикасында танылган шагыйрә, публицист Эльмира Шәрифуллинаның Тукай белән бәйле хатирәләре, “Без – Тукайлы халык” поэмасының язылу тарихы, Тукай булган урыннардан алган кичерешләре турында бәян ителә. Икенче рубрика “Тукай һәм дин” дип атала. Күптән түгел “Хак дин” тапшыруында “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе мөгаллимәсе Флера Ханнанова кунак булган иде. Анда Тукайның намаз укуы, нинди догалар белүе, Коръәнне яттан сөйләве турында сүз барды. Тапшырудан өзекләрне сәхифәгә керттек”.

Гөлназ Фәйзрахманова: “Мин үз сәхифәмдә Тукай иҗатындагы балалар темасына кагылырга уйладым. “Тукай һәм балалар” дип атала ул. Казанның 175нче мәктәбендә укучы кызлар Тукай шигырьләрен тәкъдим итәчәк. Сәхифә Биектау районында яшәүче бер укытучының фәнни эшенә нигезләнеп башкарылды. Үзенең рөхсәте белән Тукайның балалар иҗаты

турындагы эшен файдаландык. Кызыклы мәгълүматлар укучылар сөйләгән шигырьләр белән бергә үрелеп барачак. Укучы кызлар арасында кызым Сәлимә дә бар, аны да әлеге сәхифәдә ишетеп булачак”.

Дилбәр: “Мин “Тукай һәм театр” дип исемләнгән сәхифә әзерләдем. Һәр театрның үз Тукае бар. Мин дә Тукай образын иҗат иткән артистлар белән аралашырга булдым. Ул – Г.Камал театры артисты, Татарстанның халык артисты Илдус Әхмәтҗанов һәм Г.Кариев театры артисты, Татарстанның атказанган артисты Фәнис Кәлимуллин. Ягъни радиотыңлаучылар Тукайның үзен ишеткән кебек булачак. “Болгар радиосы”нда бу темага бәйле интерактив та көтелә”

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*