tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Болгар тарихи-археологик комплексы ЮНЕСКО исемлегенә кертелде
Болгар тарихи-археологик комплексы ЮНЕСКО исемлегенә кертелде

Болгар тарихи-археологик комплексы ЮНЕСКО исемлегенә кертелде

23 июньдә Катар башкаласы Дохада уздырыла торган ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы комитетының шәех әл-Маясс бин Хәмәд бин Хәлифә әл-Тани рәислегендәге чираттагы 38 нче сессиясендә Болгар тарихи-археологик комплексын ЮНЕСКО исемлегенә кертү турында карар кабул ителде.

Болгар тарихи-архиологик комплексы исемлеккә кертелгән 1002 нче объект булды, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы комитетына Алжир, Германия, Һиндстан, Катар, Колумбия, Малайзия, Сенегал, Сербия, Япония, Вьетнам, Казакъстан, Корея, Ливан, Перу, Польша, Португалия, Төркия, Филиппины, Финляндия, Хорватия һәм Ямайка кебек 21 ил керә.

Утырышта Россиянең Париждагы ЮНЕСКО каршындагы Даими вәкиллеге киңәшчесе Константин Волков һәм Татарстан Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе, ТР Тарих һәм мәдәния һәйкәлләрен торгызу фонды башкарма директоры Татьяна Ларионова җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе катнашты.

Делегация составында ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, ТР Спас муниципаль районы башлыгы Камил Нугаев, “Д.С.Лихачев исемендәге Россия мәдәни һәм табигый мирас фәнни-тикшерен институты” директоры Павел Юдин, шәһәр төзелеше һәм архитектура һәйкәлләрен саклау буенча ЮНЕСКО кафедрасының Идел буе бүлеге җитәкчесе Рафаэль Вәлиев бар иде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*