tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Болгарда Россия мөселманнарының Үзәкләштерелгән Диния нәзарәтенең киңәйтелгән пленум утырышы узды
Болгарда Россия мөселманнарының Үзәкләштерелгән Диния нәзарәтенең киңәйтелгән пленум утырышы узды

Болгарда Россия мөселманнарының Үзәкләштерелгән Диния нәзарәтенең киңәйтелгән пленум утырышы узды

19 ноябрь көнне Болгарның “Ак мәчете”ндә Россия мөселманнарының Үзәкләштерелгән Диния нәзарәтенең киңәйтелгән пленум утырышы узды.

Чарада үзәкләштерелгән диния нәзарәтенә кергән барлык мөфтиятләрнең вәкилләре катнашты. Чара һәр елны Болгар дәүләтенең ислам динен рәсми кабул иткән көнендә, хиҗри ел исәбе буенча мөхәррәм аеның 16сында уздырылып килә.

Бу чарада мин Татарстан хөкүмәтенең дин эшләре идарәсен җитәкләгән чорда һәм аннан соңда даими катнашучы буларак, бу җыенның алдагы еллардагыга караганда күпкә җылырак  узуын билгеләп үттем. Бүгенге вәзгыятъ буенча имамнарыбызның алга ничек хәрәкәт итү юллары буенча үз фикерләре генә түгел, ә реаль тәкъдимнәре дә бар.

Җыелышны гадәттәгечә  Россия мөселманнарының Үзәкләштерелгән Диния нәзарәте рәисе, мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин башлап җибәрде һәм алып барды, үз чыгышында ул Татарстанда булып узган фаҗигадә һәлак булучылар рухына дога кылып, туганнарына сабырлык теләде. Шулай ук мөфти Татарстан районнарында чиркәүләрне яндыру эшен динсезләр эше дип атады, мондый эшкә баручылар безнең төбәктә урнашкан милләтара һәм динара дуслыкка дошман кешеләр булып  торалар дип билгеләде.

Тәлгать хәзрәт әйтүенчә, күптән түгел Уфада узган МҮДН ның юбилей чараларында Россия Президенты В.В.Путин бүгенге көндә Россиядә  83 мөфтиятнең булуына борчылуын белдереп бу таркаулыкны тагын да арттырырга теләүчеләргә киртә куярга кирәклеген белдерде. Шул уңайдан мөфти соңгы юбилей чараларында Россия мөселманнары шурасы рәисе мөфти Равил хәзрәт Гайнетдиннең шактый кискен белдерүләр ясап чараның башында гына катнашып кайтып китүен, Тәлгать хәзрәтне Коръән тәрҗемәсен яндырырга өндәүче буларак күрсәтүенә карата үз фикерен җиткерде. “Чыннанда мин махсус тикшерүләр идарәсенә хат юлладым һәм анда мөселманнар өчен изге булган Коръән, Хәдис, Тәфсир китапларына бернинди дә экспертизалар үткәрелергә тиеш түгел, алар инде үзләре үк безнең өчен канун” дигән  фикерн:е җиткердем диде. Без Мәскәүдә соңрак Равил хәзрәт белән күрешеп аңлаштык, безнең каршылыгыбыз юк, ә инде безнең арага кемнәрдер дошманлык кертергә, мөселманнарны тагын да бүлгәләргә тырышалар икән, бу гамәлләр җавапсыз калырга тиеш түгел дип билгеләде. “Безнең дини идар әбар мөфтиятләр белән дә бергә эшләргә риза без берәүдән дә өстен түгел һәм аның өчен тырышмыйбыз” дигәннән соң МҮДН һәм Татарстан диния нәзарәте арасында үзәра хезмәттәшлек турындагы килешүгә кул куелды.

Шулай ук чарада киләсе елдан Болгарга барлык Россия төбәкләрендә эшләп килүче дини уку йортлары шәкертләрен магистратура курсларына җыю турында килешенде. Шулай ук мөфти хәзрәтләре билгеләвенчә, Уфа шәһәрендә Ислам академиясе төзү идеясы инде Россия Президентына җиткерелгән, бүгенге көндә 3 мең кеше сыйдырырлык мәчете, уку,тору, ял итү корпусларын үз эченә алачак комплекска җир бүлеп бирелгән. Пленум эшендә шулай ук диния нәзарәтенең эчке эшләренә һәм кайбер төбәкләрдә килеп туган четерекле мәсьәләләргә  караган фикер алышулар булып узды.

Ренат Вәлиуллин, автор фотолары

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*