enrutat
Баш бит / Болын чәчәкләренә тиң алар!
Болын чәчәкләренә тиң алар!

Болын чәчәкләренә тиң алар!

Башкортстандагы Миякә районның Миякәбаш авыл биләмәсенә тугыз авыл керә. Аларда яшәгән халыкның гомум саны — 1496. Иң күп халык яшәгәне — ул авыл хакимиятенең административ үзәге булып торучы Әнәч авылы.

— Әнәчтә урта гомуми белем бирү мәктәбе, балалар бакчасы, авыл клубы, китапханә, почта бүлекчәсе эшли. Авыл биләмәсендә 7 эшкуарлык оешмасы игенчелек, яшелчәчелек, терлекчелек белән шөгыльләнә. Авылда, шулай ук, умарта тотучылар да байтак. Шәхси хуҗалыклардан сөт җыю да оештырылган. Аны Бәләбәй сөт комбинатына тапшырабыз, — диде Миякәбаш авыл биләмәсе хакимиятенең эшләр идарәчесе Флорида Зәйнетдинова.

Бу авылда үрнәкле яшь гаиләләр дә байтак. Аларның һәркайсы тырышып дөнья көтә, балалар үстерә. Булганына шөкрана кылып, якты хыяллар белән яши. Шундый гаиләләрнең берсе — Гайфуллиннар. Әлфинә белән Руслан дистә ел кулга-кул тотынышып тормыш юлыннан атлый. Тарих яссылыгыннан карасаң, бу — бик аз вакыт. Шушы вакыт эчендә ир белән хатын бер-берсен күз карашыннан аңлап, уй-хыялларын алдан тоеп, иңгә-иң куеп яши.

Әлфинә Фәрит кызы Миякә районының Сатый авылында гаиләдә беренче бала булып дөньяга килә. Мәктәптә урта белем алганнан соң, Благовещен педагогия колледжына укырга керә. Аны уңышлы тәмамлагач, Әнәч авылында урнашкан балалар һәм яшүсмерләр приютына тәрбияче булып эшкә урнаша. Бер үк вакытта Зәйнәп Биишева исемендәге Стәрлетамак педагогия институтына читтән торып укырга керә.
Кешеләрне язмыш йөртә, диюләре хак сүз. Әлфинә дә булачак ире белән шушы авылда дүрт ел эшләгәннән соң очраша. Әнәч авылы егете Руслан Гайфуллин армия сафларыннан кайткан көннәрнең берсе була ул. Кичке уенда яшь кыз тыйнаклыгы йөзенә чыккан акыллы карашлы егетне искә ала. Русланның да чибәр кызга күзе төшә. Шулай итеп, ике яшь йөрәк танышып, берничә ай дуслашып йөргәч, гаилә корырга дигән җитди карарга килә. Бүген бу күркәм гаиләдә Миләүшә, Мәликә, Әминә исемле кызлар үсеп килә.

— Хәзерге яшьләр, мәктәптә укуларын тәмамлагач, шәһәргә китә дә туган авылларына кунакка гына кайтып йөри. Бу инде гадәти күренешкә әверелгән. Ә менә сез нишләп авыл җирендә калырга булдыгыз?” — дип сорыйм.
— Авылда туып-үскәнгә күрә, мин үземнең шәһәрдә яшәячәгемне күз алдына да китермәдем. Балачактан ук туган авылымда калып, үз кулларым белән йорт салып керәчәкмен дип хыялландым. Мәктәптән соң Бөгелмә һөнәри-педагогия колледжына укырга кердем. Аннан соң армия сафларына алындым. Ике ел Волгоград өлкәсендә хезмәт иткәннән соң туган авылыма кайтып, колхозга эшкә урнаштым. Әлфинәне дә шушы авылда очратып, гаилә кордык. Балачак хыялым тормышка ашты — табигатьнең иң гүзәл җирендә урнашкан туган авылымның иркен урамында йорт тергездек. Балаларыбыз саф һава сулап, тыныч мохиттә үсә. Әти-әниебез дә күршедә генә яши. Алар белән бергәләп дөнья көтүе рәхәт тә, җиңелрәк тә. Бер-беребезгә терәк булып яшәү дә зур бәхет. Кызларыбыз да картәни-картәти тәрбиясен алып, аларның җылысын тоеп яши. Бу “плюс”ларның барысы да бигрәк тә быелгы пандемия аркасында килеп туган вәзгыятьтә нык чалынды. Мин вахтадан вакытында кайта алмадым. Ә авыл җирендә һәр эшнең үз вакыты бар. Хатыныма дөнья көтәргә әти-әни ярдәм итәчәген белгәнгә күрә генә тыныч күңел белән эшләдем. Әле менә тагы төзелеш белән мәшгульбез. Монда да әти-әнинең ярдәмен көн дә тоеп торабыз, — ди Руслан.

— Мин дә, ирем дә әти-әнидән хезмәт тәрбиясе алып үскәнбез. Бала кечкенәдән кул арасына керсә, моның нәтиҗәсе уңай була. Шуңа күрә дә, кызларыбызга ышанып, нинди дә булса эш тапшырам да, үзем читтән генә күзәтеп торам. Болай иткәндә балаларның үзләренә ышанычы арта. Мәсәлән, күптән түгел генә кызларыбыз өчесе бергәләп кичке аш әзерләде. Мин ул көнне йортта генераль җыештыру эшләре белән мәшгуль идем. Билгеле инде, белмәгәннәрен килеп сорадылар, мин бераз ярдәмләштем. Ә иң мөһиме — балалар үзләренә ышанып тапшырган эшне башкарып чыга алды! Шулай ук, бакчадагы чүпне дә бергәләп утыйбыз, су да сибәбез.
Мин үзем пешеренергә яратам. Бигрәк тә камыр ризыклары пешергәндә балаларны үз яныма чакырып алып, бергәләп эш итәбез.
Кызларым әтиләренең эштән кайтуын сагынып көтеп ала. Ирем бала җанлы. Кызыбыз Миләүшәнең сәламәтлеге какшавы аркасында дәваханәләрдә күп йөрергә туры килде. Руслан бер дә читләшеп тормады, бала белән атналар буена дәваханәдә ятты. Гаиләбез алдына килгән сынауларны шулай бергәләп үткәрдек. Мин гел генә “кызларыбыз — әти кызлары” дип әйтәм. Минемчә, бу шулай булырга тиеш тә, — ди Әлфинә, иренә сөю тулы карашын ташлап.

Аш-су бүлмәсендә килененә ярдәмләшеп йөргән каенанасы Гөлнур апа да безнең әңгәмәгә кушылды.
— Алар кызларына һәр нәрсәне аңлатып, төшендереп тәрбияли. Нәрсә дә булса вәгъдә итсәләр, аны үтиләр. Бала күңеле бик нечкә бит ул. Аны алдарга ярамый. Оныкларыбызны тәрбияләүгә безнең дә өлешебез тигәнгә без бик шат!
Руслан — өч балабыз арасында өлкәне. Ул балачактан тырыш булды. Килен белән дә бик тату тормыш итәбез. Алар өйләнешкәч, өч ел бер кыек астында яшәдек. Аллаһка шөкер, сүзгә килешкәнебез юк. Бер-беребезгә ярдәмләшеп, тату яшибез, — диде Гөлнур Вәкил кызы.

Мин бу гаилә белән танышкач, аларны болын чәчәкләренә тиңләдем. Болын чәчәкләре гади һәм алар артык күзгә чалынып бармый. Тик, шулай булса да, алар үзләренең нәфислеге белән тоташ болынны ямьли, тирә-якка илаһи бер матурлык чәчә һәм хуш ис тарата.
Гайфуллиннар да меңләгән гаилә арасында башкалардан әллә ни аерылмый, күзгә чалынмый. Алар үзләренең тату гаиләсендә балалар үстерә, хәләл көч түгеп дөнья көтә һәм нәкъ шушы яклары белән башкаларга үрнәк булып яши дә.

Зөһрә ИСЛАМОВА.
Миякә районы.

kiziltan.rbsmi.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*