tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Борһанов милли мәктәптә белем сыйфаты турында дискуссиягә нокта куелуын әйтте
Борһанов милли мәктәптә белем сыйфаты турында дискуссиягә нокта куелуын әйтте

Борһанов милли мәктәптә белем сыйфаты турында дискуссиягә нокта куелуын әйтте

КФУ каршындагы Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясе укучысы Рамил Баһавиевның БДИ нәтиҗәләре буенча 399 балл җыюы милли мәктәптә белем сыйфаты турында дискуссиягә нокта куя. ТР вице-премьеры – мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов шул фикердә. Бу хакта ул республика август киңәшмәсендә әйтте.

“Рамил Баһавиевның нәтиҗәләренә тукталасым килә. Ул БДИ буенча 399 балл җыйды, шул исәптән рус теле буенча – 100 балл. 11 ел буена укучы татар телендә белем алган, бу туган телдә белем алуның конкурентлы икәнен раслый һәм милли мәктәптә белем сыйфаты турында дискуссиягә нокта куя”, – диде Рафис Борһанов.

Министр әйтүенчә, милләттәшләребез Россиянең күп кенә өлкәләрендә һәм республикаларында яши, шул сәбәпле туган телне электрон укыту системасына кертү, Интернетның татар секторын киңәйтү зарурлыгы саклана.

Республикада системага чикләнмәгән керү мөмкинлеге булган «Ана теле» онлайн-мәктәбе гамәлгә ашырыла. Барлык регионнар өчен «Бала» мультимедиа китапханәсе һәм «Татар иле» электрон мәктәп энциклопедиясе ачык.

Гөлнар Гарифуллина

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*