enrutat
Баш бит / Арчада Татарстан укытучыларның август киңәшмәсе үтте
Арчада Татарстан укытучыларның август киңәшмәсе үтте

Арчада Татарстан укытучыларның август киңәшмәсе үтте

22 августта Арчада укытучыларның август киңәшмәсе үтте. Ул «Татарстан Республикасы мәгариф өлкәсендә заманча технологияләр» дигән исем астында үтте.

Әлеге чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Рөстәм Миңнеханов республикада татар телен укыту яки укытмау турындагы сөйләшүләргә нокта куярга чакырды, дип яза «Азатлык» радиосы сайты. Президент татар теленә кимсетелгән телгә караган кебек карарга кирәкмәгәнлеген ассызыклаган: “Тел кирәк, тел кирәкми дип куертып утырасы түгел. Кайсы тел дә кирәк, әгәр мин тагын ике-өч тел белсәм, начармыни? “Татар теле кирәк, кирәк түгел” – бу нинди ахмаклык тагын. Әлбәттә, кирәк.

Бала балалар бакчасында, мәктәптә булганда бөтен телләрне өйрәнергә тиеш. Рус, татар, инглиз, әгәр мөмкин икән – кытай, испан телен дә. Бу нинди сөйләшүләр тагын? Ул бит баланың белемлелеге, аның көндәшлеккә әзер булуы. Әйтерсең лә татар теле ниндидер кимсетелгән тел. Без Татарстанда яшибез.

Әлбәттә, татар теле киләчәктә кирәк булачак. Бала төрле илләргә бара, башка телләрне өйрәнгәндә татар теле аңа нигез булып тора ала. Шуның өчен өстәмә рәвештә, ата- ана теләге белән, татар яки рус теле дәресләре укытылу сорала икән, күпме сәгать кирәксә, шулкадәр биреләчәк .

Чуаш, мари, мордва, удмурт телләренә, алар өчен белгечләр әзерләүгә дә игътибар итәргә тиешбез. Без Татарстан мисалында, милли телләргә нинди мөнәсәбәт булырга тиешлеген күрсәтергә тиеш. Телне уку кирәк яки кирәкмәү турында нинди сөйләшүләр бу? Ул бит халыклар, мәдәниятләр дигән сүз. Әгәр дә телне югалтсак, аннары барысы да югалачак”, диде президент.

Укытучыларның август киңәшмәсендә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров та катнашты.

Безгә Telegram'да язылыгыз.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*