tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Рефат Чубаровны Кырым татарлары мәҗлесе җитәкчесе итеп сайлануы белән тәбрик итте
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Рефат Чубаровны Кырым татарлары мәҗлесе җитәкчесе итеп сайлануы белән тәбрик итте

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Рефат Чубаровны Кырым татарлары мәҗлесе җитәкчесе итеп сайлануы белән тәбрик итте

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров Кырым татарлары мәҗлесенең яңа сайланган җитәкчесе Рефат Чубаров исеменә тәбрикләү хаты юллады.

“Күп еллар буена Сез милләтегезгә фидакарьхезмәт кылып, кырым татар халкының телен, мәдәниятен саклау, үстерү, яшь буынны тәрбияләү, милли гаммәви-мәгъләмат чараларын тәрәккыять иттерү буенча күркәм эшләр алып барасыз.

Бу яңа сыйфатта, Сез Кырым җирендә  яшәп татарларны танытуда, башка милләтләр арасында аларның абруен үстерүгә тагын да күбрәк көч куярсыз, зуррак уңышларга ирешерсез дип ышанып калабыз.

Киләчәктә дә ике тугандаш халыкның дустанә мөнәсәбәтләрен үстереп, уртак эшләребездә күркәм нәтиҗәләргә ирешергә насыйп булсын!” – дип әйтелә котлау хатында.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*