tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закировның матбугат конференциясе

Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закировның матбугат конференциясе

Бүген, 28 апрельдә Татарстан Республикасының Дәүләт Советында ТР ның “Татарстан Республикасының дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасындагы башка телләр” кануны үтәлешенә багышланган матбугат конференциясендә журналистлар сорауларына Татарстан Дәүләт Советы депутаты, “Татарстан яңа гасыр” депутатлар төркеме җитәкчесе, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров җавап бирде.

Кереш сүзендә Ринат Закиров бу канун кабул ителгәндә ул заманның катгый  таләпләренә җавап биргәнлеген билгеләп үтте.

Республикада яшәүче халыкларның берсенең дә телләре игътибар читеннән калмады. Ә Халыклар дуслыгы йорты чын-чынлеап методик базага әверелде. Моны күптән түгел үткән Республика халыкларының III съезды да ачык күрсәтте.

Ләкин татар теленең дәүләт теле буларак тоткан урыны әлегә канәгатьләнерлек түгел. Татарстанның мәгариф һәм фән министрлыгы бу юнәлештә бигрәк тә соңгы вакытта күп эш башкара, әмма башкарасы эшләр тагын да күбрәк.

Шулай ук Ринат Закиров Бөтендөнья татар конгрессы эшчәнлеге белән дә, телне саклауга юнәлтелгән проектлар белән дә таныштырып үтте. Татар теле буенча халыкара олимпиада һәм “Ана теле” проекты әһәмиятен ассызыклады.

Бирелгән сорауларга җавап биргәндә Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе татар гимназияләрендә “ата-ана теләге” сылтавы белән предметларны татарча укыдан баш тартуларына мөнәсәбәтен белдерде. “Без моның белән килешмибез”, – диде ул. Ата-аналар белән дөрес аңлатып эшләргә кирәк, БДИ бирү-бирмәү мәсьәләсе укыту кайсы телдә алып баруга бәйле түгеллеген истерикага бирелмичә һәрдаим аңлатырга кирәк дип ассызыклады Ринат Закиров.

Телләр турындагы канунның татар телен дәүләт теле итеп куллануның норматив базасын булдыру турында да белдерде фикерен Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе. 2-6 августта Бөтендөнья татар конгрессы үзенең VI корылтаен үткәрә, Бу корылтайга Гомум милли платформа әзерләнә. Әлеге документта әлеге норматив базаның күзәллау концепциясе дә булачак. Әгәр дә бу Гомум милли платформа кабул ителә икән, ул алга таба ниндидер дәүләт программасы формасына әверелергә мөмкин. Мисал итеп, узган корылтайда кабул ителгән “Татар халкының милли үзенчәлеген саклау” концепциясен күрсәтергә була. Аның нигезендә шул исемдәге республикакөләм дәүләт программасы да кабул ителде.

Матбугат конференциясендә Татарстан Дәүләт Советының норматив-хокукый документлары текстларын тәрҗемә итү һәм тәңгәлләштерү бүлеге  мөдире Нурия Хәйруллина Телләр турындагы канунны гамәлгә ашыру кысаларында иҗтимагый-сәяси сүзлек әзерләү турында хәбәр итте. Бу сүзлекнең “Рәсми атамалар”, “Дәүләт бүләкләре” кебек кушымталары да булачак. Нурия ханым фикеренчә, эшен Телләр турындагы канунга тулысынча туры китереп эшләүче бер генә оешма бар. Анысы да – Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*