tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закировның Яңа ел уңаеннан милләттәшләребезгә юллаган котлавы
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закировның Яңа ел уңаеннан милләттәшләребезгә юллаган котлавы

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закировның Яңа ел уңаеннан милләттәшләребезгә юллаган котлавы

Мөхтәрәм милләттәшләр, газиз кардәшләр!

Сезне Яңа ел бәйрәме белән ихлас күңелдән котлыйм, илләребезгә тынычлык,  җаваплы эшегездә уңышлар, гаиләгезгә исәнлек-иминлек, бәхет телим!

Узып баручы ел милләтебез тормышында әһәмиятле вакыйгаларга бай булды. Алар арасында сөендергәннәре, көендергәннәре дә бар. Иң мөһиме – халкыбыз бу уңайдан сабырлык вә түземлек күрсәтеп, үзенең өлешенә тигән сынауларны җиңеп чыга алды.

Мин ышанам, без милләтебез алдында торган зур бурычларны, татар дөньясын берләштерүгә юнәлдерелгән гамәлләребезне, изге ниятләребезне һичшиксез тормышка ашыра алырбыз. Барчабызга тазалык-саулык, түземлек-сабырлык, салкын акыл, кайнар йөрәк белән, армый-талмый эшләргә язсын!

Яңа елллар мөбәрәк, игелекле булсын, һәрберебезгә шатлык-сөенечләр алып килсен!

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*