tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан делегациясе Волгоград шәһәрендә
Татарстан делегациясе Волгоград шәһәрендә

Татарстан делегациясе Волгоград шәһәрендә

25 августта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Волгоград өлкәсенә килде.

Ике көнлек сәфәр кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Волгоград өлкәсе җитәкчелеге белән ссөйләшүләр, кайбер җитештерү мәйданчыклары белән танышу, очрашулар планлаштырыла.

Татарстан Президентының әлеге эш сәфәрендә Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров та катнаша.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*