tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессы хезмәткәрләре “Башваткыч” тапшыруында катнашты
Бөтендөнья татар конгрессы хезмәткәрләре “Башваткыч” тапшыруында катнашты

Бөтендөнья татар конгрессы хезмәткәрләре “Башваткыч” тапшыруында катнашты

“Яңа гасыр” каналында чыгучы “Башваткыч” тапшыруында Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесенең Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый берләшмәләре белән эшләү буенча урынбасары Марс Рифкать улы Тукаев, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илгиз Илдар улы Халиков, Татар яшьләре белән эшләү комитеты җитәкчесе  Ленария Радик кызы Мөслимова көч сынашты.

Катнашучыларга татар дөньясына кагылышлы кызыклы сораулар әзерләнгән иде. Аларның җаваплары “Башваткыч”ны караучы тамашачы өчен дә файдалы булачак. Шулай ук тапшыруда бик матур музыкаль чыгышлар да күрсәтеләчәк. Иң тапкыр катнашучы кем? Бу хакта 19 нчы декабрьдә 19 сәгать15 минутта “ТНВ-Планета” каналында, ә 20 нче декабрьдә 18.00 сәгатьтә “Яңа гасыр” каналында “Башваткыч” тапшыруын карап белерсез.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*