tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессы Казан универсиадасына килгән кунакларын бәйрәм мәҗлесенә чакырды
Бөтендөнья татар конгрессы Казан универсиадасына килгән кунакларын бәйрәм мәҗлесенә чакырды

Бөтендөнья татар конгрессы Казан универсиадасына килгән кунакларын бәйрәм мәҗлесенә чакырды

Бүген 8 июль кичендә “Казан” мәдәният үзәгендә Бөтендөнья татар конгрессы чакыруы буенча килгән Универсиаданың шәрәфле кунаклары өчен Башкарма комитет рәисе исеменнән кабул итү мәҗлесе узды.

Кунакларны сәламләп, БТК Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров: “Без барыбыз да шушы матур спорт бәйрәмендә катнашуыбыз белән бәхетле. Ул дөньяга, илебезгә милләтебезнең күркәм йөзен күрсәтте дип кабул итәбез”, – диде.

Яшьләргә мөрәҗәгать итеп, Ринат Закиров аларны татарлыкларын, бер тарихыбыз барлыгын онытмаска, татар булып яшәргә чакырды. “Мондый очрашуларыбыз булып торсын иде!”, – дип тәмамлады ул сәламләү сүзен.

Ямьле табын, танылган татар артистларының чыгышы кабул итү мәҗлесенә чын бәйрәмчә рух өстәде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*