enrutat
Баш бит / Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасының киңәйтелгән утырышы узды
Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасының киңәйтелгән утырышы узды

Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасының киңәйтелгән утырышы узды

2019 елның 18 декабрендә «Корстон-Казан» сәүдә-күңел ачу үзәгендә Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасының киңәйтелгән утырышы узды.

Утырыш эшен Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров җитәкләде. Ул утырышта фикер алышачак мәсьәләләр һәм чыгышлар регламенты турында сөйләде.

«Бүгенге утырышта Россиянең 63 төбәгеннән, Татарстан Республикасыннан һәм 29 чит илдән татар оешмалар һәм татар мәдәният үзәкләре җитәкчеләре катнаша. Шулай ук республиканың дәүләт структурасы вәкилләре дә биредә. Бу утырышка кадәр Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасының утырышы узды.

Бөтендөнья татар конгрессының 2019 елдагы эшчәнлеккә нәтиҗә ясалды һәм 2020 елга максатлар билгеләнде. План расланды. Әлеге план белән Бөтендөнья татар конгрессының рәсми сайтында таныша аласыз», — диде Ринат Закиров.

Шулай ук ул конгрессның рәсми вәкилләре билгеләнүен дә әйтте. Башкортстан республикасында — Альфред Дәүләтшин, Төмәндә — Ринат Насыйров билгеләнгән. Аларга таныклыклар да тапшырылды.

Сургут шәһәренең «Инвестиционная Россия» иҗтимагый оешмасы рәистәше Алексей Сафиоллин «Татар бизнесы һәм иҗтимагый оешмалар арасындагы хезмәттәшлеген үстерү» дигән темага чыгыш ясады.

«2015 елда без Россиядә үзебезнең мәгълүмати платформалар булдыру турында йөкләмә алдык. 5 ел дәвамында без Россиянең барлык торак пунктлары мәгълүматларын җыя алырлык продукт булдырдык», — диде спикер.

Бөтендөнья татар конгрессының Аксакаллар Шурасы рәисе, Казан шәһәренең «Милләт йорты» җитәкчесе Рәүф Хәсәнов милли тәрбия турында сөйләп узды.

Ростов өлкәсе «Якташлар» татар-башкорт мәдәният үзәге Төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Марсель Бадгутдинов оешма эшчәнлеге белән таныштырды. Марсель Бадгутдинов белдергәнчә, Ростовта бүгенге көндә 5900 татар яши. Биредә татар якшәмбе мәктәбе дә эшләп килә. Анда 20 бала татар телен камилләштерә. “Бүген укучылар өчен әсбаплар булдыру мәсьәләсе кискен тора”, — диде оешма рәисе. Шулай ук Марсель Бадгутдинов Ростов өлкәсендә татар мәдәнияте көннәре, туган телне саклау турында түгәрәк өстәлләр оештырылуы турында белдерде.

Удмуртия Республикасы Төбәк татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Рәмзия Габбасова үз чыгышында республикада грантлар үткәрү мөһим роль уйнавын ассызыклады. “Бүген иганәчеләр эзләү зарурлыгы юк”, — диде ул. Бүген Удмуртиядә “Яңарыш” газетасы эшләп килә. 14 меңлек тиражы булган басма өчен Рәмзия Габбасова Татарстан Хөкүмәтенә олы рәхмәтен белдерде.

Башкортстан Республикасы “Берлек” Төбәк иҗтимагый мәдәни-агарту оешмасы башкарма директоры, М.Солтанова-Акчурина исемендәге дискуссия клубының оештыручысы Нәфисә Акчурина үз чыгышында Башкортстанда туган “Татар кызы” бәйгесен үткәрүгә басым ясады. Нәфисә Акчурина сүзләренчә, “Берлек” оешмасының танылган шәхесләрнең туган урыннарына бару көтелә.

Төмән өлкәсе “Мирас” Төбәк татар иҗтимагый оешмасы Советы рәисе Луиза Шәмсетдинова “Мирас”ның соңгы елларда тормышка ашырылган программалары турында сөйләде. Бигрәк тә ул 2008 елдан бирле үткәрелә торган «Искер-җыен» фестивален үткәрүдә тукталды. Билгеле булганча, фестивальдә өлкәләрнең, төбәкләрнең, республикаларның һәм автоном округларының дәүләт, иҗтимагый, милли оешмалары; Россия, якын һәм ерак чит илләрдән солистлар һәм милли иҗат коллективлары катнаша.

Делегатларны аеруча Төркиянең Әнкара шәһәренең Казан татарларының мәдәният һәм ярдәмләшү җәмгыяте рәисе Фуат әфәнде Тиниш чыгышы кызыксындырды. Биредә ул Маньчжурия территориясендә яшәүче татарларның тарихын сөйләде.

Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге рәисе Рөстәм Ганиев катнашучыларга татар телен һәм милләтен саклау буенча тәкъдимнәр кертергә киңәш итте. “Безнең төп бурыч — телне саклап калу. Чөнки тел үлсә, милләт тә бетә”, — диде Рөстәм Ганиев.

Утырышны йомгаклап, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров катнашучыларга: “Теркәү вакытында сезнен һәрберегезгә дә резолюция проекты тапшырылган иде. Шушы резолюцияне, нигездә, каршылар булмаса, кул күтәреп раславыгызны сорыйбыз. Җыенда яңгыраган чыгышларда күтәрелгән тәкъдимнәрне өстәп, тулыландырылган текстны оештыру комитеты сезгә юллаячак”, — диде. Резолюция бердәм кабул ителде.

Утырыш ахырында бүләкләү тантанасы да узды. Президентның бүләкләү турындагы фәрманын Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең Беренче урынбасары Данис Шакиров укыды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*