tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Виртуаль Сабан туенда безнең белән бергә булган милләттәшләребез рәхмәтләрен җиткерә
Виртуаль Сабан туенда безнең белән бергә булган милләттәшләребез рәхмәтләрен җиткерә

Виртуаль Сабан туенда безнең белән бергә булган милләттәшләребез рәхмәтләрен җиткерә

2020 нче елның 10 нчы июлендә Бөтендөнья татар конгрессы җир шарының төрле почмакларында гомер итүче татарларны сөендреп,  өч сәгатьтән артыкка сузылган  Сабан туе пограммасын тәкъдим итте. Пандемия нәтиҗәсендә, быел милли бәйрәмебез кичектерелде. Ләкин татар конрессы аның виртуаль вариантын оештырды. Ул безне барыбызны да, берничә сәгатькә булса да, бер мәйданга берләштерде, сабан туе рухын, сабан туе кәефен сакларга ярдәм итте.

Бәйрәм барышында мастер-класслар, милли уеннарыбыз үткәрелде, матур җырларыбыз яңгырады. Бик күп төбәкләрдән, шул исәптән, чит илләрдәге татарлардан котлаулар килде. Ә иң мөһиме, бәйрәм барышында күрсәтелгән видеоязмаларда милләттәшләребез үзләрен дә күрә алды. Узган еллардагы Сабан туе мизгелләрен күңелләрендә  кабат яңарттылар.

Виртуаль Сабан уен җир шары буйлап яшәүче миллионлаган милләттәшләребез карады. Иң күп караучылар арасында -Төркиядә, Америка Кушма Штатлары, Эстония, Латвия, Казахстан, Кыргызстанда гомер итүче татарлар. Россия төбәкләрендә яшәүчеләр Бөтендөнья татар конгрессы үрнәгендә үзләрендә дә милли бәйрәмебезне оештыра. Киңәшләр сорап язалар. Шулай ук виртуаль Сабан туенда безнең белән бергә булган милләттәшләребез үзләренең рәхмәт сүзләрен дә җиткерәләр.

Хөрмәтле милләттәшләр! Сабан туе мизгелләрен карарга өлгермәгән булсагыз, борчылмагыз. Аны язмада  Бөтендөнья татар конгрессы сайтыннан ( tatar-congress.org ),
“Вконтакте” төркеменнән ( https://vk.com/tatarcongress ), ютуб каналыннан (Всемирный конгресс татар – https://www.youtube.com/channel/UCjtH52esSj_FpZv58WrnjVw?view_as=subscriber) карый аласыз.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*