tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессы рәисенең татар халкына МӨРӘҖӘГАТЕ
Бөтендөнья татар конгрессы рәисенең татар халкына МӨРӘҖӘГАТЕ

Бөтендөнья татар конгрессы рәисенең татар халкына МӨРӘҖӘГАТЕ

Кадерле милләттәшләр!

Мәгълүм булганча,  шушы  елның 25 мартында “Россия 1” телеканалы һәм Рус  географик җәмгыяте  “Россия 10” мультимедия проект бәйгесен игълан иткәннәр иде. Илдә әлеге проект киң колач ала бара. Анда Россиянең 700 дән артык объекты–табигатьнең иң матур урыннары, танылган архитектуралы, мәдәни вә тарихи һәйкәлләре катнаша. Тавыш бирү 3 этапта үтә. Хәзер бара торган икенче турда 80 объект катнаша. Бу этапта территориаль бүленешкә карамыйча гына тавыш бирү юлы белән 30  объект сайланачак. Әлегә икенче этапка Татарстаннан бердәнбер корылма – Казанның Кол Шәриф мәчете үтә алды.

Мөхтәрәм милләттәшләр! Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән һәркайсыгызга мөрәҗәгать итәм һәм сезне әлеге проектта катнашып  халкыбызның йөзек кашы булып, балкып торган, иман нуры чәчкән  Кол Шәриф мәчете өчен бердәм тавыш бирүегезне үтенәм. Безнең  өндәмәбезне Сахалиннан алып, Калининградка, Европадан алып Америкага хәтле, башка төбәк-илләрдә сибелеп  яшәгән һәр иманлы, милли җанлы  татар кешесе ишетер  һәм түбәндәге http:// 10russia.ru/object_15 адресы белән тавыш бирер (өч тапкыр “проголосовать” дигән опциягә басарга) дип ышанып калам. Шулай ук 1880 номерына “15” тексты белән смс юлларга була. Бу бәйгедә җиңеп чыгу – татарның Русиядә лаеклы урынын саклап калу өчен дә бик мөһим!

Хәерле сәгатьтә, газиз кардәшләрем!

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе  Ринат Закиров

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*