tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчеләре Ульяновскида булып кайтты
Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчеләре Ульяновскида булып кайтты

Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчеләре Ульяновскида булып кайтты

Татарстан вәкилләре Ульяновскида узачак төбәк ифтарына олы кунаклар рәвешендә чакырулы иде.

Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисенең беренче урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе мөдире Ильяс хәзрәт Җиһаншин, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең Беренче урынбасары Данис Шакиров, Башкарма комитеты җитәкчесенең Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый берләшмәләре белән эшләү буенча урынбасары Марс Тукаев, тынылган мөнәҗәт остасы Ильяс Халиков, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе мөгаллиме Зөлфәт Мингалиев ифтарга кадәр Ульяновск шәһәренең Идел аръягы районы татар милли-мәдәни мохтарияте эше белән танышты. Ринат Зиннур улын һәм башка Татарстан кунакларын Идел Аръягы районының “Ульяновск өлкәсенең татар милли-мәдәниятле автономия” иҗтимагый оешма советы рәисе Рафаэль Нәҗметдинов каршы алды. Әлеге оешма Ульяновскиның иң зур районнарының берсендә эшләп, шактый эш-гамәлләр күрсәтергә өлгерде. Мохтарият рәисе үзенең тырышлыгы, җирле хакимият һәм милләттәшләребез белән уртак тел таба белүе нәтиҗәсендә лаеклы ихтирам яулый алды. 30 елдан бирле Ульян өлкәсенең Идел аръягы районында халкыбызның милли бәйрәме Сабантуйлар оештыручы да. Милләтара дуслыкны, Ислам диненә дәгъвәт итүче дә. Мөселман кардәшләрне җыеп корбан, ифтар мәҗлесләре үткәрү, дисеңме, милләттәшләрне сый тулы өстәлләр артында очраштырулар дисеңме, мәдәни бәйгеләр, дисеңме, ул барысын да оештырырга өлгерә. Иң мөһиме алар саф татар телендә уза. Алар кыска гына вакыт эчендә үзешчән театр коллективы туплап, чыгыш ясаганнар, татар милләтле укучыларга милли аш-су әзерләү, калфак чигү буенча мастер-класслар күрсәткәннәр. Автономия каршында яшь буын өчен клуб оештырылган. Анда бергәләп татарча концертлар кую, таныштыру, үзара аралаштыру максаты куела. “Руслан” мәдәният йортында балалар иҗат төркеме, татар театры коллективы оештырылган. “Ак калфак” оешмасы үзенең эшен нәтиҗәле алып барып район хатын-кызлары арасында милли агарту чараларын алып бара. Татар хатын-кызлар оешмасы бүлекчәсе бүгенге көндә алтмышлап татар җанлы хатын-кызны берләштерә. Идел аръягы районы татар милли мохтарияте район хакимияте башлыгы Наиль Юмакулов ярдәмен тоеп яши.

Ринат Закиров, татар җәмәгатчелегенең эшләрен уңайлы бәяләп, мохтарият рәисен татар теленә игътибарны арттырырга чакырды. Төрле буын вәкилләрендә туган телебезгә, татар әдәбиятына мәхәббәт уятуның барлык төр чараларын да кулланырга өндәде. Монда татар җәмәгатчелеге бер фикердә булып милләт файдасына эшли. Әле генә мәхәллә халкын җыеп зур ифтар мәҗлесе оештырганнар. Рафаэль хаҗи милләт зыялылары алдында торган төп бурычлар, яшьләр белән эшләү турында фикерләрен җиткерде, Иделаръягы мөселманнарының быел гошер сәдакасы тапшырганын, мохтаҗларга ярдәм иткәннәрен сөйләде. Быел бу төбәк милләттәшләребез Яңа шәһәрдә, чыгышы белән Сембер шәһәреннән булган Татарстанның атказанган артисты Барый Тарханов хөрмәтенә мемориаль такта ачырга җыеналар.

Төбәк татарлары Татарстан, Казан белән дә ныклы элемтәләр урнаштыра алган. 2011 елда ике шәһәр арасында хезмәттәшлеккә Килешүгә кул куелган. Биш елдан артык инде Казанның Яңа Савиново районы белән дуслык күпере төзиләр. Хезмәттәшлек кысаларында олуг кунаклар кабул итәләр. 2018 елгы Сабантуйда Татарстан Республикасының җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Азат Хамаев катнашты. Шулай ук милли мохтарият чакыруы буенча күренекле язучылар, шагыйрьләр дә килә. Мәсәлән, якташлары танылган шагыйрь Ринат Харис булып киткән. Татарстан кунаклары Яңа шәһәр мәчетендә намаз укыганнан соң өлкә ифтар мәҗлесенә юл тоттылар.

Ульяновск шәһәренең «Волга-Спорт-Арена» спорт сараенда узган ифтарда шәһәрнең генә түгел, өлкәнең дә барлык районнарыннан килгән өч меңнән артык мөселман кардәшләребезне, милләттәшләребезне котларга өлкә һәм шәһәр җитәкчеләре дә килгән иде. Мәҗлескә Татарстаннан Буа, Чүпрәле районы хакимият башлыклары, район мөхтәсибләре чакырылган иде. Ифтар ашында ураза тотучылардан кала, төбәк һәм муниципаль идарә вәкилләре, азкеремле һәм күпбалалы гаиләләр дә катнашты. Бу зур табынны әзерләүдә «Сембер» Ульяновск өлкәсенең татар эшмәкәрләре оешмасы, «Сәдака һәм зәкать» хәйрия фонды, «Зәкать» хәйрия фонды, волонтерлар катнашты. Әйтергә кирәк, ифтарны милләттәшләребез быел унберенче тапкыр уздыралар.

Ифтар алдыннан танылган имамнар халыкка вәгазь сөйләп үгет-нәсыйхәт бирде. Танылган мөнәҗәт остасы Ильяс Халиков һәм башка башкаручылар мөнәҗәт әйтеп бу мәҗлескә ямь өстәде.

Азан әйтелеп намазлар укылгач килгән кунаклар сүз алды. Өлкә Губернаторы Сергей Морозов Ифтарның хөрмәтле кунагы булды. Чыгыш ясап ул мөселманнарга булган ихтирам хисләрен белдерде, татарларга бердәм һәм ярдәмчел булганнары өчен рәхмәт әйтте. Мәҗлес дәвамында Губернатор күп балалы татар гаиләләренә, инвалид балаларга бүләкләр, ятим балалар йортларында тәрбияләнүче студентларга акчалата премияләрен тапшырды. Милләттәшләребезнең хезмәтен дә күпсанлы бүләкләр белән бәяләнде. Өлкә мөселманнары җитәкчесе ахун Ильдар хәзрәткә өлкәнең “Халыклар дуслыгы” медале, 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе шәкерте Минрафик хәзрәткә өлкә губернаторының рәхмәт хаты бирелде.

Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров аерым сүз алып ифтарда җыелган милләттәшләрне, дин кардәшләрне: «Бүгенге ифтарда җыелышу, ул милләтебезнең көчле рухы барлыгына бер дәлил. Бөтендөнъя Татар Конгрессы Ульян өлкәсе татарларының ирешкән уңышларына гел дә сокланып торабыз! Милләттәшләребеә гамәлләренә ярдәм иткәннәре өчен өлкә җитәкчелегенә рәхмәт. Аллаһыга шөкер, чыннан да, олы бер милләт булып тупландык. Халкыбызның ерак гасырлардан килгән тамырлары нык, шуңа күрә милләтебез рухы белән көчле, гомер-гомергә милләтебезне ислам дине саклаган. Татар Конгрессы дини ошмалар, имамнар белән һәрвакыт бергә. Мин Бөтендөня Татар Конгрессы исеменнән Сезгә уңышлар телим! Киләчәктәдә менә шулай бердәм булып, барыбызны да куандырып яшәгез!», – диеп тәбрикләде.

Ифтарга җыелган мөселман кардәшләрне Татарстан Диния Нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән Ильяс хәзрәт Җиһаншин тәбрикләде. Ул мәҗлескә килгән халыкка мөрәҗәгать итеп динислам, милләткә хезмәт юлында бердәм булырга, шулай матур итеп җыелып күрешерергә, сөйләшергә, фикер алышырга чакырды. Ул чыгышын, Аллаһы Тәгалә барчабызга да саулык-сәламәтлек, сабырлык бирсен һәм динебез вә милләтебез хакына күберәк изге гамәлләр кылырга, гыйбадәттә булырга язсын иде дигән теләкләр белән тәмамлады.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*