tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессында Татарстанның югары уку йортларына укырга кергән студентлар белән очрашу узды
Бөтендөнья татар конгрессында Татарстанның югары уку йортларына укырга кергән студентлар белән очрашу узды

Бөтендөнья татар конгрессында Татарстанның югары уку йортларына укырга кергән студентлар белән очрашу узды

Кичә, 29 сентябрьдә, Бөтендөнья татар конгрессында 2020/2021 елда Татарстан Республикасы югары уку йортларына укырга кергән Россия Федерациясе төбәкләре студентлары белән очрашу узды.

Чарада Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илгиз Халиков, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы төбәкара хезмәттәшлек секторы белгече Әлфия Әхәтова һәм Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Ленария Мөслимова катнаштылар.

Биредә студентлар белән уку елы дәвамында эш планы төзелде. Аерым игътибар уку процессына ясалды. Татар яшьләре форумы хезмәткәрләре студентларны үз проектлары белән таныштырып үтте. Барлык студентларга Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан китаплар бүләк иттеләр.

Ахырда мондый очрашуларның даими булачагы турында әйтелде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*