tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессында Ульяновск өлкәсендә агротуристик комплекс проекты турында фикер алыштылар
Бөтендөнья татар конгрессында Ульяновск өлкәсендә агротуристик комплекс проекты турында фикер алыштылар

Бөтендөнья татар конгрессында Ульяновск өлкәсендә агротуристик комплекс проекты турында фикер алыштылар

1 октябрьдә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров Ульяновск өлкәсе сәнәгать һәм эшмәкәрлекне үстерү корпорациясенең директорлар советы рәисе Руслан Гайнетдинов белән очрашты.

Ульяновск өлкәсендә агротуристик комплекс проекты турында фикер алышуда Бөтендөнья татар конгрессы киңәшчесе Ринат Закиров, Татарстан Республикасының төбәк тарихын өйрәнүчеләр җәмгыяте Советы рәисе Альберт Борһанов, Ульяновск шәһәренең Идел Аръягы татарлары милли-мәдәни мохтарияте рәисе, Ульяновск шәһәренең беренче мәхәлләсе имам-хатыйбы Рафаэль Нәҗметдинов та катнашты.

Исегезгә төшерәбез, 10-11 сентябрьдә Альберт Борһанов Ульяновск өлкәсе Иске Майна районы Ивановка авылындагы агротуристик комплекста булды. Ул Идел буе Болгар дәүләте чорындагы урта гасыр корылмаларын рекреацияләү объекты булып тора. Бөтен комплекс буенча Идел буе Болгар дәүләтенең бай тарихын тасвирлаучы объектлар урнашкан.

Түгәрәк өстәл янында Бөтендөнья татар конгрессы һәм агротуристик комплексның алга таба хезмәттәшлеге мәсьәләләре каралды. Данис Шакиров билгеләп үткәнчә, киләчәктә үзара фәнни-гамәли конференцияләр узуы мөмкин.

Шулай ук утырыш кысаларында Руслан Гайнетдинов Данис Шакировка Ульяновск өлкәсе Губернаторы Сергей Морозовның Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасына билгеләнүе уңаеннан котлау хатын тапшырды. Документта язылганча, бу Данис Шакировның Татар конгрессы эшенә керткән өлешенә югары һәм лаеклы бәя булып тора.

Илүзә Әбелханова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*