tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар конгрессы аксакаллары милләт язмышы турында киңәш тоттылар
Татар конгрессы аксакаллары милләт язмышы турында киңәш тоттылар

Татар конгрессы аксакаллары милләт язмышы турында киңәш тоттылар

1 октябрь – Өлкәннәр көнендә ветераннарга аерым хөрмәт күрсәтү, алар турында кайгырту гадәткә кергән. Быелгы өлкәннәр декадасының беренче көнендә Бөтендөнья татар конгрессының аксакакаллар шурасы әгъзалары һәм милли хәрәкәттә танылган әдипләр Нариманов урамындагы “Милләт” типографиясе йортында җыелдылар.

Аларны җыючы,өлкәнннәр өчен мәҗлес коручы – бу йортның хәзерге хуҗасы, БТК аксакаллар шурасы рәисе Рәүф Хәсәнов һәм Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров милләтпәрвәр аксакалларны Өлкәннәр көне белән котладылар, кунакларга истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

  • Татар халкы «Киңәшле эш таркалмас», ди. Сез барыгыз да гомер буе милләт хакына эшләгән, зур тәҗрибә туплаган кешеләр. Шуңа күрә мин безнең алга таба да бар мәсьәләләрне уртага салып сөйләшеп, киңәшләшеп эш итүне теләр идем. Бергә булып, бердәм булып эшләсәк кенә, без уңышка ирешәчәкбез, — диде Данис Шакиров.

Бу очрашуда Татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакировка яңа вазыйфасында уңышлы эшләргә фатиха бирделәр, татар халкы язмышын хәл итүнең актуаль мәсьәләләре турында сөйләштеләр. Фикер алышуда татар конгрессы һәм милли хәрәкәт ветераннары Индус Таһиров, Рузәл Йосыпов, Әзһәр Шакиров, Фәндәс Сафиуллин, Дамир Исхаков, Миңгол Галиев, Альберт Борһанов, Рафаэль Шакирьянов, Татарстан мөфтиятене аксакаллар шурасы җитәкчесе Айрат хәзрәт, мәгърифәт белгече Марат Лотфуллин һәм башкалар катнаштылар. Айрат хәзрәт дога кылып, вәгазь сөйләде. БТК башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров гомумтатар милли оешманың эшчәнлеге, хәзерге хәлгә үзенең карашлары, алда торган бурычлар турында сөйләде.

Өлкән яшьтәге милли зыялылар картаймаска, вакыйгалардан артта калмыйча милли үсешкә юнәлеш бирергә, үзләре булдырган мөһим гамәлләрне башкарырга җыеналар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*