tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессының Бюро утырышы узды
Бөтендөнья татар конгрессының Бюро утырышы узды

Бөтендөнья татар конгрессының Бюро утырышы узды

4 февраль көнне Бөтендөнья татар конгрессының Бюро утырышы узды. Аның эшендә Бюро әгъзаларыннан тыш ТР Мәдәният министрлыгы, ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы, Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы вәкилләре дә катнашты.
Көн тәртибенә татар халкы өчен әһәмиятле мәсьәләләр куелган иде. Шулай ук 2014 елның декабрь аенда узган Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре форумының уңай нәтиҗәләр бирүе, быел март аенда Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены уздыру турында сөйләшүләр, фикер алышу булды.
Кәдрия Идрисова Бюро әгъзаларына үзе җитәкләгән “Ак калфак” татар хатын-кызлары республика иҗтимагый оешмасы эшчәнлеге турында мәгълүмат җиткерде.
Чиләбе өлкәсе татарлары конгрессы Башкарма комитеты рәисе Лена Колесникова үзләрендә уздырылып килә торган “Татар кызы” конкурсы быел федераль конкурс дәрәҗәсенә күтәрелүе турында бәян итте. “Федераль югарылыктагы конкурс уздыру иҗтимагый оешма өчен җиңел эш түгел, ләкин Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы белән берлектә бу эшне башкарсак, яхшы нәтиҗәләргә ирешә алырбыз дип уйлыйм”, – диде Лена Рәфыйк кызы.

Бюро әгъзасы, галим Дамир Исхаков «Татар халкының этник билгеләмәсе концепциясе» буенча эш баруы турында һәм Россиянең татарлар өчен тарихи яктан мөһим булган регионнарында Изге Болгар җыены формасындагы җыеннар уздыру зарурлыгы турында сөйләде. Әлеге җыеннарның татар милләте өчен кирәклеген Ринат Закиров та хуплады. Якын арада Волгоград һәм Саратов өлкәләрендә әлеге җыеннарны уздыру буенча фикер алышу булды.

Булат Ибраһим

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*