tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар яшьләре форумының рәисе сайланды
Бөтендөнья татар яшьләре форумының рәисе сайланды

Бөтендөнья татар яшьләре форумының рәисе сайланды

Татар яшьләре оешмалары җитәкчеләре өчен белем алу җыены Иннополиста форумның IX чираттан тыш утырышы белән тәмамланды. Биредә яшьләр Уставка үзгәрешләр кертте. Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев эшче төркем исеменнән кайбер тәкъдимнәрне җиткерде.

Устав нигезендә, форум рәисе 2 елга бер Совет тарафыннан сайлана иде. Милли шура рәисе аны 4 елга бер тапкыр съездда сайлау тәкъдимен җиткерде. Ә яшьләр рәис ике елга гына сайланырга һәм бу вазыйфада кабат сайланулар аша 8 елга кадәр рәис булырга мөмкин дигән тәкъдимне әйтте. Нәтиҗәдә, рәис ике елга бер тапкыр съездда сайланачак, ә урынбасарлары форум Советында, дип тавыш бирделәр.

Соңгы ике айда әлеге вазыйфаны вакытлыча Ленария Мөслимова башкарды.

Исегезгә төшерәбез, быел июнь аенда форумның рәисе Тәбриз Яруллин үз теләге белән эштән китте. Аның вазыйфасы ике айга Ленария Мөслимовага йөкләнгән иде. Бүген яшьләр аны киләсе елга узачак татар яшьләре съездына кадәр форумның рәисе итеп, ачык тавыш бирү юлы белән сайлады. Катнашучылар арасында башка кандидатуралар тәкъдим ителмәде.

Форумда утырышның резолюциясен дә кабул иттеләр. Бөтендөнья татар яшьләре оешмалары җитәкчеләренең белем алу форумы эшенә анда катнашучылар бәя дә бирде. 10 балл шкаласы буенча алганда, 9,75 балл куйдылар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*