tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтенроссия “Татар кызы”-2015 конкурсының оештыру комитеты җыелышы
Бөтенроссия “Татар кызы”-2015 конкурсының оештыру комитеты җыелышы

Бөтенроссия “Татар кызы”-2015 конкурсының оештыру комитеты җыелышы

15 март көнне “Казан” милли мәдәният үзәгендә Бөтенроссия “Татар кызы”-2015 конкурсының оештыру комитеты җыелышы булып узды.

Утырышта Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Чиләбе өлкәсенең мәдәният министры  Алексей Бетехтин, Чиләбе өлкәсе татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Лена Колесникова, ТР мәдәният министры урынбасары Гүзәл Нигъматуллина, шулай ук төбәкара һәм җирле татар автономия җитәкчеләре катнашты.

IMG_0640

Лена Колесникова автономия җитәкчеләренә әлеге конкурс турында тулы мәгълүмат бирде: “Бәйгенең сайлап алу турлары төбәкләрнең үзләрендә узачак, Чиләбегә кызларны без 2 тапкыр гына чакырабыз, беренчесе аерым бер бәйгедә сынау өчен, ә икенче тапкыр конкурсның финал өлешендә катнашырга.” Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров конкурсның интеллектуаль өлешен Казанда уздырырга кирәк дигән тәкъдим белән чыкты. “Халкыбызның тарихи урыннары белән танышу, милли үзаңны тагын да үстерер өчен бәйгедә катнашучы кызлар Казан каласына сәфәр кылса, бик файдалы булыр” – диде рәис.

Утырыш барышында “Татар кызы”-2015 конкурсының нигезләмәсенә үзгәреш, төзәтмәләр кертергә кирәклеге буенча да фикерләр әйтелде. Лена Колесникова билгеләп узуынча “Татар кызы”-2015 конкурсында җиңүче өчен махсус зәркән осталары тарафыннан җиңүче таҗы ясатылган, аның бәясе 400 мең сумга төшкән.

IMG_0649

Волгоград, Самара, Новосибирск, Пенза өлкәләрендә “Татар кызы” -2015 конкурсының Чиләбедә узасы этабы өчен сайлап алу турлары узган да инде, хәзерге вакытта Россия Федерациясенең башка регионнарыннан да активлык көтәләр.

Оештыручылар әйтүенчә, бәйгенең финал өлеше октябрь аена планлаштырыла.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*