tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бриллиант булып милләткә кайткан Зәйнәп Максуди хакында китап халыкка тәкъдим ителде
Бриллиант булып милләткә кайткан Зәйнәп Максуди хакында китап халыкка тәкъдим ителде

Бриллиант булып милләткә кайткан Зәйнәп Максуди хакында китап халыкка тәкъдим ителде

Милләтебездә әле халыкка танылмаган, тиешле бәясен алмаган шәхесләр шактый. Шундыйларның берсе — Зәйнәп Максудова.

Әгәр дә яшь галим Әлфрид Бостанов бу эшкә алынмаган булса, галимә һәм укытучының хезмәтләре әле дә архивларда, музейларда ятар иде, мөгаен.

Габдулла Тукайның Казандагы музеенда “Зәйнәп Максудова китапханәсе” (“Библиотека Зайнап Максудовой”) басмасын тәкъдим итү чарасына килүчеләргә караганда, мондый фәнни хезмәтләргә халыкта ихтыяҗ зур. Бирегә Зәйнәп Максудованың туганнары һәм якыннары гына түгел, галимнәр дә, укытучылар да, студентлар да зал тутырып килде. Хәтта кунакларның бер өлешен башка залга утырттылар.

Кем ул Зәйнәп Максудова дисезме? Галимә Әгерҗе кызы. Иж-Бубый мәдрәсәсен тәмамлаган, Ташкентка кадәр барып, белем алган. 1922 елда исә Казанга кайтып,тормышын телне, әдәбият өйрәнүгә багышлаган шәхес.

-Безнең өчен Зәйнәп апа галимә буларак кына түгел, шәхес буларак та үрнәк. Без узганга, тарихка күз салып, киләчәк турында сөйләшергә тиеш. Үз вакытында алар күп гаделсезлек күрсәләр дә, без аларның кадерен белергә тиеш, – ди китапны төзүче, галимәнең мирасын өйрәнүче Әлфрид Бостанов.

ХХ гасырның 20-30 елларында татар халкы , татар мәдәнияте зур үзгәрешләр кичерә. Графика үзгәрү, дини мәсьәләр куеру, тел һәм әдәбият үзгәрүе… Нәкъ шул үзгәрешләр вакытында Зәйнәп Максудова үзенең өйрәнүләрен башлый да. Ул гарәп язуына тугры кала. Борынгы әдәбияттан йөз чөерми. Әлфрид галимәнең хезмәтләрен өйрәнгәндә шундый кызыклы һәм бик тә җитди адымнарга да юлыга. Зәйнәп Максуди борынгы язмаларны, әдәби әсәрләрне өйрәнгәндә, үз караламасы белән язмаларның читләренә шәрехләрен яхып куйган.

-Мин үз каләмем белән архивка яисә музейга кереп, андагы документларга фикерләремне, шәрехләремне язып калдырсам, миңа әлеге урыннарга юл ябылачак, – дип тә шаяртты яшь галим.

Басма ни өчен китапханә дип аталамы? Чөнки бирегә галимә һәм укытучының китапханәсендә булган материаллар тупланылып, аларның нәрсә хакында икәнлеге яңлатып язылган.

Академик, филология фәннәре докторы Дания Заһидуллина бу китап безне әдәби-мәдәни мирасыбыз турында уйланырга мәҗбүр итә, дигән фикердә.

-Бер яктан бу китап безгә татар халкының милли-мәдәни мирасы ни кадәр зур булуы хакында искәртә. Һич көтелмәгән шәхесләр, материаллар килеп чыга. Алар халыкка кайта. Зәйнәп Максудова шәхесе дә безгә, ялтыравыклы бриллиант сыман,  шулай кайта. Аның хатын-кыз булуы да әһәмияткә ия, – дип бәяләде Дания Заһидуллина.

Лилия ЛОКМАНОВА

shahrikazan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*