tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Буа районы Бикмураз авылы мәчетенә яңа ай куелды
Буа районы Бикмураз авылы мәчетенә яңа ай куелды

Буа районы Бикмураз авылы мәчетенә яңа ай куелды

11 июль көнне Буа районы Бикмураз авылы мәчетенең иске манарасын яңага алмаштырдылар һәм мәчеткә яңа ай куйдылар.

Тантанада район имам-мөхтәсибе Илмир хәзрәт Хәсәнов, авыл имамы Илдус хәзрәт Әсәдуллин,  Буа районы имамнары катнашты. Икенде намазыннан соң тантанага җыелучылар ай куйган вакытта тәкбирләр әйтеп торды.

Ахырда Илмир хәзрәт һәм килгән хәзрәтләр авыл халкына вәгазь-нәсыйхәтләрен ирештерделәр. Илдус хәзрәт авыл халкына рәхмәтләр әйтеп, Фоат әфәнде Сөләймановның эшчеләр төркеменә кечкенә генә бүләкләр тапшырды. Тантана изге догалар кылып тәмамланды.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*