tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Буа театры Сербия театр фестивалендә гран-при алды
Буа театры Сербия театр фестивалендә гран-при алды

Буа театры Сербия театр фестивалендә гран-при алды

Буа дәүләт театры “Славия” XIX халыкара театр фестиваленең грани-приына лаек булды. Бу хакта театр җитәкчесе Раил Садриев Сербиядән хәбәр итә.
Буа дәүләт театры Белград шәһәрендә узучы театр фестивалендә Тургеневның “Му-му” әсәре нигезендә сәхнәләштерелгән “Хозяйка” спектакле белән катнашты. Алар спектакльне 13 мартта уйнаганнар иде.

Әлеге фестиваль Сербиядә 9-16 март көннәрендә узды. Фестиваль программасында Казахстан, Хорватия, Беларусь һәм башка илләрнең спектакльләре бар.
“Жюри фестивальнең иң яхшы сәхнә әсәре дип Татарстынның Буа театры башкаруындагы “Хозяйка” спектаклен саный”, – дип игълан итте оештыручылар.
“Хозяйка” спектакле режиссер Тимур Кулов тарафыннан сәхнәләштерелгән. Ул рус телендә уйнала.

Рузилә Мөхәммәтова

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*