tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессының Бюро утырышы узды
Бөтендөнья татар конгрессының Бюро утырышы узды

Бөтендөнья татар конгрессының Бюро утырышы узды

19 июльдә Бөтендөнья татар конгрессының Бюро утырышы узды.

Җыелышка Бюро әгъзалары: Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, аның беренче урынбасары Ренат Вәлиуллин, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты җитәкчесе Разил Вәлиев, Россия Ислам университеты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин, Сембер милли–мәдәни автономиясенең башкарма комитеты рәисе Рәмис Сафин, БТК БК бүлек җитәкчесе Фәрит Уразаев, Татарстанның Арча районы хакимият башлыгы Алмас Нәзиров, Саратаудагы төбәк милли–мәдәни автономиясенең башкарма комитеты әгъзасы Эдуард Ганиев, БТК БК Түбән Кама бүлеге җитәкчесе Рөстәм Ганиев катнаштылар.

Көн тәртибенә беренче мәсьәлә итеп 3 августта Төмән шәһәрендә үтәчәк федераль сабантуйга әзерлек куелган иде. Бу чарага 61 төбәккә чакыру җибәрелгән булган, шуларның 30 килүләре турында белдергәннәр. Шулай итеп, Сабантуйның рәсми кунаклары буларак, 272 кеше, шулай ук Кытай, Украина һәм Казахстаннан да кунаклар килер дип көтелә. Ринат Закиров мәгълүматына караганда әзерлек эшләре бар көченә алып барыла. Татарстаннан бәйрәмне оештыру мәшәкатьләре Түбән Кама районына йөкләнгән, Түбәнкамалылар Сабантуй батырына биреләчәк машинаны да хәстәрләп куйганнар инде.

Бюро әгъзалары киләсе ел бөтенроссия авыл сабантуе турында да фикер алышып алдылар. Ул Арчада үтәр дип көтелә.

Көн тәртибенә икенче мәсьәләсе итеп Татарстандагы югары уку йортларына чит төбәкләрдән абитуриентлар китерү каралды. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетына чит төбәкләрдәге татар оешмалары Татарстан югары уку йортларына керү теләкләре булган 236 кеше исемнәрен юллаган. Шуларның 105 милләттәшебез махсус юлламалар алып, югары уку йортларына тапшырды. Җыешлышта әйтелгәнчә, Татарстанның фән һәм мәгарирф министрлыгында да, югары уку йортларының кабул итү комиссияләрендә дә аңалшылмаучанлык очраклары булмаган. Бердәнбер борчу тудырган мәсьәлә – чит илләрдә яшәүче милләттәшләребезнең Казан югары уку йортларына керүе. Бу турыда фикер алышу узды. Ринат Закиров яңа уку елы башында шушыйндый махсус юлламалар алып, Татарстан югары уку йортларына кергән студентлар белән очрашу-конференция үткәрүне тәкъдим итте.

Бюро әгъзалары шулай ук “Татармульфильм” чыгарган Р.З.Хәйдәрованың 4 дәреслекле комплектны тикшерделәр. Аны хуплап, регионнарга тапшыру өчен алырга кирәк дигән фикергә килделәр.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты җитәкчесе Разил Вәлиев Россия Дәүләт Думасына кертелгән тәкъдим турында белдерде. Ул “Телләр турындагы” Федераль законга кагыла икән. Разил Вәлиев бу тәкъдимне хәвефле дип бәяләде, чөнки ул мәктәпләрдә урыс булмаган балаларга ана телен мәҗбүри укытуны тыя, мәгълүмат чаралары бары тик “дубляж” рәвешендә чыгуны таләп итә һәм башкалар. “Моңа юл куйсак, бу безнең тарафтан 20 адым артка чигенү булачак”, – дип ассызыклады Р. Вәлиев һәм Бөтендөнья татар конгрессын моңа үз карашын белдерергә чакырды. Август аенда Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының киңәйтелгән утырышын уздыру һәм җитди карар кабул итү турында килешенде.

Галим Дамир Исхаков әлеге теманы дәвам итеп, бердәм тарих дәреслеге мәсьәләсен дә күтәрде. Булачак дәреслекнең станлартлары Россия фән һәм мәгариф министрлыгы сайтында куелган. Аларны карап чыккач, әлеге дәреслек урыслар тарихын гына өйрәтәчәк. Бу  мәсьәләдә без үз фикеребезне Бөтендөнья татар конгрессы каршында Татар краеведлары җәмгыятен төзеп, шуның аша белдерә алабыз, диде Д.Исхаков. Бу тәкъдим дә хуплау тапты.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*