tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Быел Казан халыкара кинофестивалендә жюри составында Зилә Вәлиева булачак
Быел Казан халыкара кинофестивалендә жюри составында Зилә Вәлиева булачак

Быел Казан халыкара кинофестивалендә жюри составында Зилә Вәлиева булачак

“Казан Кремле” музей-тыюлыгының генераль директоры Зилә Вәлиева быел XIV Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең жюри әгъзасы булачак. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Казан халыкара мөселман киносы фестиваленә багышлап үткәрелгән матбугат конференциясендә билгеле булды.

Жюри составын Казан кинофестиваленең башкарма директоры Миләүшә Айтуганова игълан итте.

Казан халыкара мөселман киносы фестивален СССРның һәм Төрекмәнстанның халык артисты Мая-Гозель Аймедова җитәкли. Жюри составында унике кеше бар. Алар арасында Алжир, Төркия, Мисыр, Үзбәкстан, Италия, Азәрбәйҗан, АКШ, Тунистан кино белән бәйле иҗат әһелләре бар. Ел саен жюрига бер Татарстан иҗат әһеле дә кертелә. Төрле елларда жюри составында Дәүләт советы һәм халык язучысы Разил Вәлиев, халык язучысы Рабит Батулла, режиссер Фәрит Бикчәнтәев һәм башкалар катнашты. Быел кинофестивальдә жюри әгъзасы буларак дәүләт һәм мәдәният эшлеклесе Зилә Вәлиева катнаша.

  • Казан халыкара мөселман кинофестивале, “Алтын мөнбәр” исеме белән Зилә Вәлиева Татарстан мәдәният министры булган вакытта гамәлгә куелган иде. Зилә Вәлиева кинофестивальнең үсеше өчен зур тырышлык куйган шәхес буларак билгеле.
  • Казан халыкара мөселман киносы фестивале 4 сентябрьдән 10 сентябрьгә кадәр үтә.

 

Рузилә Мөхәммәтова

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*