enrutat
Баш бит / Быел «Татар кызы» бәйгесен халыкара масштабта уздыру планлаштырылмый
Быел «Татар кызы» бәйгесен халыкара масштабта уздыру планлаштырылмый

Быел «Татар кызы» бәйгесен халыкара масштабта уздыру планлаштырылмый

Быел «Татар кызы» бәйгесен халыкара масштабта уздыру планлаштырылмый. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе урынбасары Данис Шакиров хәбәр итте.

«Санитар-эпидемиологик вазгыятьне истә тотып, әлегә „Татар кызы“ бәйгесен уздырырга планлаштырмыйбыз. Республикакүләм этапны — Казанда, ә халыкара этапны Үзбәкстанда уздырмакчы идек. Коронавирус үзгәрешләр кертте. Беренчедән, әлегә чикләр ачылмаган. „Татар кызы“ бәйгесен онлайн форматта үткәрүне дә без берничек тә күз алдына китермибез. Бәйгебезнең халыкны берләштерүгә бәйле булуын белә торып, онлайн форматта уздырмыйбыз», — ди Данис Шакиров.
«Әгәр чикләр ачылса, без бәйгене дә, аның ун еллык юбилеен да уздырырга әзер. Әмма минем шигем зур: ел азагына кадәр бу вазгыять үзәрмәс. Аллаһ боерса, бәйгене киләсе елда зурлап уздырырбыз», — дип сөйләде Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе урынбасары.

Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе урынбасары әйтүенчә, коронавирус булу сәбәпле, быелгы җиңүчеләр автомат рәвештә киләсе елга күчерелә. 2020 елда «Татар кызы» бәйгесе бары тик Мәскәүдә генә узачак. «15 июльгә кадәр бар регионнарда һәм шәһәрләрдә „Татар кызы“ бәйгесе узарга тиеш иде. Әмма коронавирус булу сәбәпле бәйгеләр узмады», — ди Данис Шакиров.

Белешмә өчен:

«Татар кызы» бәйгесе 2011 елда Чиләбе шәһәрендә барлыкка килде. 2015 елда «Татар кызы» бәйгесе Россиякүләм масштабта уздырылды. 2016 елда бәйге «Халыкара бәйге» исеменә ия булды. Быел бәйгенең ун еллыгы. Узган ел Халыкара «Татар кызы-2019» бәйгесе җиңүчесе исеменә Үзбәкстаннан Лилия Камилова лаек булды. Шуңа күрә «Татар кызы-2020» Үзбәкстанда узарга тиеш иде.

Алинә Айдарова

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*