tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге ел дәвамында үзләре белән хезмәттәшлек иткән кешеләрне ел йомгакларына җыйды
Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге ел дәвамында үзләре белән хезмәттәшлек иткән кешеләрне ел йомгакларына җыйды

Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге ел дәвамында үзләре белән хезмәттәшлек иткән кешеләрне ел йомгакларына җыйды

Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге җитәкчесе Фәрид Мифтахов сүзләренчә, 2019 ел алар өчен шактый гына нәтиҗәле булган.

– Без Татарстанның күп кенә районнарында, Россиянең төрле төбәкләрендә оештырылган чараларда катнаштык. Башкортстанда, Самарада, Ульяновскта, Мәскәүдә һәм башка төбәкләрдә булдык, милләттәшләребез белән эшләдек. Иҗтимагый рәвештә эшчәнлек алып барган оешма өчен бу яхшы нәтиҗә дип саныйбыз. Без бер-беребезгә ярдәм итәргә, милләттәшләребезнең теләкләрен җитәкчеләргә җиткерергә тырышабыз. Безнең белән бергә эшләгән кешеләрнең барысына да зур рәхмәтләр әйтәсе килә. Киләчәк юлларда да шулай бергә барып, һәркайсыбыз үз эшен эшләгәндә генә нәтиҗәсе була, – дип Фәрид Мифтахов Яңа елга иң изге теләкләрен ирештерде.

Чарада Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Данис Шакиров һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең Россия төбәкләре белән эшләү буенча урынбасары Марс Тукаев та катнашты.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*