tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бүген Фәннур Сафин исемендәге әдәби бәйгегә йомгак ясалачак
Бүген Фәннур Сафин исемендәге әдәби бәйгегә йомгак ясалачак

Бүген Фәннур Сафин исемендәге әдәби бәйгегә йомгак ясалачак

Тукай районда өченче ел рәттән Фәннур Сафин исемендәге әдәби бүләккә ия булу өчен бәйге үткәрелә. Проект район башлыгы Фаил Камаев башлангычы белән тормышка ашырыла.

Быел Фәннур Сафин исемендәге премияне билгеләү өчен конкурсның шартлары башка елгылардан үзгә: каләм тибрәтүчеләр әкият жанрында көч сынаша. Ә урыннар узган еллардагыча, яшь төркемнәренә карап билгеләнә: җиңүчеләр 7-11, 12-14, 15-18 яшьлекләр һәм 18дән өлкәнрәкләр арасында дүрт номинациядә ачыклана.

Бәйрәмгә Татарстан язучылар берлеге әгъзаларының килүе көтелә. Шулай ук Чаллы язучылары һәм Удмуртиядән килгән кунаклар катнашачак.

Премияне тапшыру тантанасы Чаллының «Энергетик» мәдәният сараенда узачак. Ул 17 сәгатьтә башлана.

Тукай районы үзәкләштерелгән китапханәләр системасы мәгълүматларына караганда, быелгы конкурста катнашу өчен барлыгы 75 эш кабул ителгән, шуның 45е мәктәп укучыларыннан, калган 30ы китапханәләр аша тапшырылган.

tukai-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*