tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бүген И.А.Гыйләҗев һәм Л.Р.Гатауллинаның “Россиянең мөселман солдатлары Беренче бөтендөнья сугышы елларында герман тоткынлыгында” дип исемләнгән китапның тәкъдир итү кичәсе узды
Бүген И.А.Гыйләҗев һәм Л.Р.Гатауллинаның “Россиянең мөселман солдатлары Беренче бөтендөнья сугышы елларында герман тоткынлыгында” дип исемләнгән китапның тәкъдир итү кичәсе узды

Бүген И.А.Гыйләҗев һәм Л.Р.Гатауллинаның “Россиянең мөселман солдатлары Беренче бөтендөнья сугышы елларында герман тоткынлыгында” дип исемләнгән китапның тәкъдир итү кичәсе узды

Бүген, 24 июнь көнне, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты бинасында (К.Маркс ур. 38/5 йорт) И.А.Гыйләҗев һәм Л.Р.Гатауллинаның “Россиянең мөселман солдатлары Беренче бөтендөнья сугышы елларында герман тоткынлыгында” («Российские солдаты-мусульмане в германском плену в годы Первой мировой войны») дип исемләнгән китапның тәкъдир итү кичәсе узды.

“Әлеге монография Беренче бөтендөнья сугышы тарихындагы үзенчәлекле вакыйгаларны үз эченә ала, беренче чиратта китапта кайзер Германиясенең дини факторны Антанта илләренә каршы корал буларак куллану ысулы фаш ителә”, – дип сөйләде авторларның берсе – Искәндәр Гыйләҗев.
Күп төрле тарихи чыганакларга нигезләнеп монография авторлары герман тоткынлыгында, лагерьларда булган хәрби Россия мөселманнарының тормышларын бәян итәләр. Шулай ук китапта тоткынлыкта булган татар әсирләренең үзләре ясаган фотосурәтләре (авторлар билгеләп узуынча татар әсирләре тоткынлыкта фотосәнгать серләренә төшенгәннәр), шулай ук архивларда сакланып бер кайда да басылмаган оригиналь фотолар дә урын алган.

Искәндәр Гыйләҗев ассызыклап узганча: “Германия шәһәрләренең архивларында Беренче бөтендөнья сугышы елларында әсирлеккә төшкән милләттәшләре мәсьәләсе белән кызыксынучылар арасында татар тарихчылары алдынгы урында, бездән кала удмурт галимнәренең үз милләт вәкилләре белән кызыксынулары бар. Ә Россия империясе составында булган башка халыкларда әлеге тарихи вәзгыять гомумән дә тикшерелми дисәң була”.

“Беренче бөтендөнья сугышы вакытында әсирлектә булган тоткыннар Икенче бөтендөнья сугышы елларында әсирлектә булучыларга караганда бәхетлерәк булганнар дисәк ялгыш булмас. Ләкин мондагы бәхет төшенчәсен башка яктан карарга кирәк. Беренче бөтендөнья сугышы тәмамлангач төрмә-лагерьлардан кайткан әсирләрнең күбесе үз тормышлары белән яшәп китә алганнар, алар тормышына дәүләт органнары артык игътибар бирмәгән. Шулай ук Алманиядә тоткынлыкта булучылар арасында әсир булуларына карамастан күп төрле яңа һөнәрләр үзләштереп кайтучылар да шактый булган. Бу үз чиратында Алман иленең сәнәгать өлкәсендә һәм башка тармактагы технологияләр буенча алдынгы урында торуын да күрсәтә”, – дип сөйләп узды Ләйлә Гатауллина.

Гомумән Беренче бөтендөнья сугышы тарихы һәм XX гасыр башындагы хәрби-сәяси вәзгыятьтә Ислам диненең роле, татар тарихы белән кызыксынучылар өчен әлеге китап кыйммәтле табыш булып тора.

Тәкъдир итү кичәсендә Татарстан Республикасының Дәүләт Советы депутаты Разил Вәлиев, Татарстан китап нәшрияты директоры Илдар Сәгъдәтшин, Казан Федераль университеты, ТР Фәннәр Академиясе, Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институты галимнәре, ТР Архив идарәсе, ТР Милли музей хезмәткәрләре, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнаштылар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*