tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бүген Казанда Санкт-Петербургта яшәп иҗат итүче татар рәссамнары күргәзмәсе ачыла
Бүген Казанда Санкт-Петербургта яшәп иҗат итүче татар рәссамнары күргәзмәсе ачыла

Бүген Казанда Санкт-Петербургта яшәп иҗат итүче татар рәссамнары күргәзмәсе ачыла

Бүген башкаланың “Эрмитаж-Казан” үзәгендә 16.00 сәгатьтә Санкт-Питербургта яшәп иҗат итүче, тамырында татар каны аккан рәссамнарның күргәзмәсе ачыла. Ул ТАССРның 100 еллыгына багышлана һәм төрле юнәлешләрне үз эченә алган. Биредә сынлы сәнгать, акварель, скульптура – барсын да күрергә мөмкин. Иҗат эшләрен 11 рәссам тәкъдим итә.

Аларның кайберләре белән көннең беренче яртысында Бөтендөнья татар конгрессында, Татарстан Премьер- министры урынбасары, Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев очрашты.

  • Без чит җирләрдә яшәп, зур уңышларга ирешкән, милләтебезне танытучы шәхесләребезгә сокланабыз һәм горурланабыз. Төрле тармакларда хезмәт итүче шундый татарларны бер урынга-Казанга җыеп очраштыру, башкаларга күрсәтү теләге, фестиваль оештырып, Бөтендөньяга күрсәтү идеясе бар,- дип үз хыяллары белән бүлеште Васил Шәйхразиев.

Кунаклар Казанда үзләрен җылы кабул иткән өчен рәхмәтен җиткерде. Күргәзмәне оештыручыларның берсе, рәссам Илдус Вахитов белдергәнчә, алар биредәге хезмәттәшләре белән инде очрашырга өлгергән. Уртак иҗади проектлар, үз тармакларына хас проблемалар хакында да фикер алышканнар.

  • Бик кызыклы һәм файдалы очрашу булды. Киләсе елга без Санкт-Питербургта шулай ук Татарстан рәссамнарын кабул итәргә телибез. Бүген ачылачак күргәзмәне оештыруда ярдәмегез өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез, – диде Илдус Вахитов.

Очрашуда киләсе елларда күргәзмәне Казанда гына түгел, ә республиканың башка шәһәрләрендә дә үткәрергә кирәк, дигән уртак фикергә килделәр. Илдус Вахитов шәхси күргәзмәләр оештыруда ярдәм итүне, шулай ук яшь рәссамнарга үсәр өчен мөмкинлекләр тудыруда булышуны сорады. Васил Шәйхразиев яшьләр ТАССРның 100 еллыгы, Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан үз иҗатларын баннерларда, плакатларда тәкъдим итә ала, диде. Кунаклар арасында яшь рәссам Роман Абдуллин да бар иде. Ул Бөек Җиңүгә багышланган хезмәтләрен алып килгән. Милли шура рәисе аның эшләре белән дә танышты.

Белешмә өчен: Күргәзмәдә Санкт-Питербургта иҗат итүче 41 татар рәссамының эшләре тәкъдим ителә. Алар арасында Илдус Вахитов, Азат Галимов, Роберт Мифтахетдинов, Сания Бәхтиярова, Әхнәф Зыякаев, Роман Абдуллин, Елена Сайтбагина һ.б. Күргәзмә “Эрмитаж-Казан” үзәгендә 11-14 нче июнь көннәрендә эшләячәк.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*