tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бүген Мамадышлылар ONLINE “Татарча диктант” белем тикшерү акциясендә катнашты
Бүген Мамадышлылар ONLINE “Татарча диктант” белем тикшерү акциясендә катнашты

Бүген Мамадышлылар ONLINE “Татарча диктант” белем тикшерү акциясендә катнашты

Акциянең максаты – татар теленә кызыксынуны арттыру, әдәби телдә дөрес сөйләм һәм дөрес язу күнекмәләрен үстерү, орфографик һәм грамматик хаталар ясамыйча язу теләге уяту, татар теле белгечләрен һәм туган тел (татар теле) укытучыларын тагын да популярлаштыру.

Акциядә яше, җенесе, белеме, дине, һөнәре, гаилә хәле һәм кызыксынулары нинди булуга карамастан, һәр кеше катнаша алды.

Дөньякүләм санитар-эпидемиологик ситуациягә бәйле рәвештә, быел Акция ТНВ-Татарстан һәм ТНВ-Планета телеканалларында туры трансляция форматында барды.  Шулай  ук, Россия  Федерациясе төбәкләрендә,  чит  илләрдә,  Татарстан Республикасы   районнарында   һәм Казанның   башка   оешмаларында да мәйданчыклар булдырылды.

Мамадышта татарча диктанты язарга 10 000 артык кеше алынды. Күпчелек аны шәһәр район мәктәпләре базасында язды.

Нәтиҗәләргә килгәндә алар акция үткәннән соң 30 көннән дә соңламый билгеле булачак.

Подробнее: http://mamadysh-rt.ru/news/obshchestvo/bgen-mamadyshlylar-online-tatarcha-diktant-belem-tiksher-aktsiyasend-katnashty

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*