tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бүген Мәрҗанинең туган, Илһам Шакировның үлгән көне. Дин әһелләре бөек татар шәхесләре рухына дога кылды
Бүген Мәрҗанинең туган, Илһам Шакировның үлгән көне. Дин әһелләре бөек татар шәхесләре рухына дога кылды

Бүген Мәрҗанинең туган, Илһам Шакировның үлгән көне. Дин әһелләре бөек татар шәхесләре рухына дога кылды

Бүген, җөмәдәл-әүвәл аеның 21-нче көнендә (16-нчы гыйнварда) республикабызның киң җәмәгатьчелеге татар халкының зыялы шәхесләре – атаклы дин галиме Шиһабетдин Мәрҗани һәм танылган җырчы Илһам Шакировны искә алу чарасына җыелды. Мөхтәрәм шәхесләребез рухына дога кылу мәрасиме Казан шәһәренең Яңа татар бистәсе зиратында узды. Алар нәкъ менә биредә үзләренең соңгы сыену урынын тапкан. Беренче булып иҗат әһелләре безнең арабыздан бер ел элек ахирәт сәфәренә киткән Илһам ага Шакиров каберенә чәчәкләр салды, ә дин әһелләре “Йәсин” сүрәсен укып, догалар кылды. Чарада күпләгән әдипләр, язучылар, җырчылар үзләренең хатирәләре белән уртаклаштылар. Беренче булып Илһам абыйның хәлен белешеп, соңгы сулышына кадәр аның янында булырга тырышкан шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе Разил Вәлиев сөйләде. Алга таба шулай ук җырчының фидакарьлеге, тырышлыгы хакында Татарстанның халык артисты Искәндәр Биктаһиров,  нәзарәтнең Аксакаллар шурасы рәисе Айрат хәзрәт Әюпов якты истәлекләре белән уртаклашты.

Искә алу чарасына килүчеләр, дога сәламнәрен җиткерү өчен, Россиянең иң зур мөселман галимнәренең берсе, танылган дин эшлеклесе Шиһабетдин Мәрҗани кабере янына тукталды. Мөхтәрәм шәхесебезнең тууына бүген 202 ел тулды. Елдан-ел Мәрҗани мирасының әһәмияте артканнан арта бара, дин белгечләре аның хезмәтләренә көннән-көн күбрәк мөрәҗәгать итәләр. Бүгенге җыелуда да Казан шәһәре мәчетләрендә хезмәт куючы имамнар, мәдрәсә шәкертләре күп булды. Беренче булып җәмәгатькә үгет-нәсыйхәт һәм шул ук вакытта галим белән горурлану кирәк булу турында сүзләрен Мәрҗани мәчете имамы Мансур хәзрәт Җәләлетдинов җиткерде:

– Мин бик шатмын, Аллаһы Тәгалә миңа Мәрҗани эшләгән мәчеттә эшләргә мөмкинчелек бирде. Аллага шөкер, мөхтәрәм галимебезнең эшләрен дәвам итәргә тырышабыз. Ул бөтен гомерен уку-укытуга багышлаган шәхес. Ул мәдрәсәләр төзеткән, шулай ук мохтаҗ кешеләрнең балаларына ярдәм иткән, ятим балаларга да уку мөмкинлеген тудырган. Эшмәкәрләрне, меценатларны да изге эшкә өндәгән, алар шулай ук хәйрия оешмаларына, приютларга үз өлешләрен керткәннәр. Мәрҗани үз гомерендә утыздан артык китап язган. Аның хезмәтләрен хәзерге вакытта Нияз хәзрәт Сабиров өйрәнә, ул нәзарәт белән бергәлектә галимнең эшчәнлеге турында документаль фильм әзерләүдә катнашты. Киләчәктә Мәрҗанинең тәрҗемә ителмәгән китапларын дөньяга чыгарырга, халыкка таратырга кирәк. Мәрҗани белән без чын мәгънәсендә горурлана алабыз, аны бөтен дөньяда беләләр, аның тарихын өйрәнәләр, галимнең китаплары буенча дәресләр бирәләр. Бер очрашуда хәтта Үзбәкстан Президенты да Мәрҗанинең Бохарада укуы белән горурланулары хакында җиткерде. Без дә горурланыйк! Мәрҗанинең урамы, мәчете, һәйкәле бар, киләчәктә төп максатыбыз – аның музеен ачу. Изге догаларыбыз кабул булсын!

Очрашуның әһәмияте, мөхтәрәм затларыбызны искә алуда бердәмлек күрсәтү кирәк булу хакында тәкъдимнәр белән нәзарәтнең Аксакаллар шурасы рәисе Айрат хәзрәт Әюпов сөйләп узды:

– Бүген бик күркәм мәҗлескә җыелдык, иҗат кешеләре һәм дин эшлеклеләре бер көндә ике мөхтәрәм шәхесебезне искә алу чарасына җыелды. Шиһабетдин Мәрҗани – татар галимнәренең иң бөеге. Аның хезмәтләрен өйрәнәсе дә өйрәнәсе әле. Киләчәктә Болгар ислам академиясе һәм ислам докторлары безнең алдыбызда яңа мәгълүматлар, яңа хезмәтләр белән чыгыш ясауларына ышабыз. Мәрҗани – дин эшлеклесе генә түгел, ул күпкырлы шәхес: тарихчы, философ, педагог, көнчыгыш белгече дә. Аллага шөкер, аның 200-еллыгы кысаларында байтак хезмәтләр башкардык, шул эшләребезне киләчәктә дә дәвам итәргә язсын.

Мәрҗанинең хезмәтләре, тормыш юлы турында шулай ук Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров чыгыш ясады:

– Чыннан да, Шиһабетдин хәзрәт Мәрҗани – олуг галимебез, ул күпләгән татар галимнәренең остазы булып тора. Аның бик күп күркәм сыйфатлары бар. Башкалардан аермалы буларак, ул татар халкына гына түгел, бөтен мөселман өммәтенә хезмәт иткән галим. Чөнки ул үзенең хезмәтләрен күбрәк гарәп телендә язган. Ул барлык мөһим дини фәннәр турында хезмәтләр калдырган: гакыйдә, фикъһе, Коръән гыйлеме һ.б. Чын галим үзенең язган хезмәтләре белән генә түгел, ә яшәү рәвеше белән дә үрнәк булып тора. Ул бик яхшы ата булган: күп балалар тәрбияләгән, яхшы остаз булган, яхшы дус булган… Аның хезмәтләрен укып белемнәр алырга һәм шул белемнәрне таратырга язсын!

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*