tatruen
Баш бит / Яңалыклар / 25 март – Рөстәм Миңнеханов рәсми рәвештә Татарстан Президенты вазифасына керешкән көн
25 март – Рөстәм Миңнеханов рәсми рәвештә Татарстан Президенты вазифасына керешкән көн

25 март – Рөстәм Миңнеханов рәсми рәвештә Татарстан Президенты вазифасына керешкән көн

10 ел элек Рөстәм Нургали улы Миңнеханов рәсми рәвештә Татарстан Республикасы Президенты вазифаларына кереште. Үтеп киткән дистә ел дәвамында Россия Федерациясендә һәм Татарстанда зур үзгәрешләр, социаль-икътисади тормышта яңарыш гамәлләре булды.

Шушы елларда Татарстан үзенең илдәге алдынгы төбәк буларак абруен тагын да ныгыта төште, республика эшлеклелек, тырыш хезмәт, алдынгы фикер үсеше, яңалык кертү буенча  башка төбәкләр өчен үрнәк булып тора. Бу үзгәрешләрдә Р.Н.Миңнехановның булдыклылыгы, яңалыкка омтылышы ачык чагыла. Нәкъ бу елларда Татарстан Республикасы белән татарлар яшәгән төбәкләр һәм илләр арасында эшлекле хезмәттәшлек, мәдәни элемтәләр ныгыды, чит төбәкләрдә яшәүче милләттәшләргә ярдәм күрсәтелү артты.

Әлеге дистә еллык тарих йомгагын сүтеп, шул чорларны искә төшереп алыйк әле.

2010 елның май аенда Самара өлкәсенең Гали авылында беренче тапкыр Бөтенроссия авыллары Сабан туе оештырылды. Татарстаннан читтә узган милли бәйрәмебездә тәүге тапкыр Президент катнашу җыелган кунаклар өчен зур вакыйга булды. Бу Рөстәм Миңнехановның Сабантуйларга карата аеруча игътибарлы булуын күрсәтте. Алга таба Татарстан Президенты, 2001 елдан оештырыла башлаган, Федераль Сабантуйларның да даими мәртәбәле кунагына әверелде. 2014 елда беренче Европа Сабантуе, 2017 елда Ык буе авыллары Сабан туйларын башлап җибәрүдә дә Татарстан Президенты хәер-хаклы булды.

Әлбәттә алга таба Рөстәм Миңнеханов “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре форумы”, “Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены”, “Бөтенроссия татар дин әһелләре җыены”, “Бөтендөнья татар яшьләре форумы” һәм Татар конгрессы оештырган башка зур чараларда да милләттәшләребезне даими аралашып тора.

Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев алып барган сәясәтне дәвам итеп, Рөстәм Миңнеханов икътисад һәм сәүдә, мәдәният, спорт, информацион технологияләр һәм башка тармакларга да зур игътибар бирде, ныгытты, зур аренага чыгарды. Дөньякүләм әһәмияткә ия булган икътисадый, дини, спорт чараларының Татарстанда узуы да республика җитәкчесенең дөрес сәясәтен исбатлый.

Дөньяда яшәүче дистә миллион милләттәшебез Рөстәм Миңнехановны – Татарстан Президенты дип кенә түгел, ә Бөтендөнья татарлары Президенты итеп кабул итәләр. Шуңа күрә чит илләрдә һәм Татарстаннан читтә узган эшлекле сәфәрләр вакытында Рөстәм Миңнеханов җирле татар оешмалары, татар активы белән даими очрашып тора һәм аларга кулдан килгәнчә ярдәм итәргә тырыша. Моның өчен милләттәшләребез Президетка бик рәхмәтле. Соңгы елларда Татарстан хөкүмәте һәм Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән Казахстанның “Сәмәй шәһәре татар сәнгать мәктәбе” яңа биналы булды, Башкортстанның Бишбүләк районында урнашкан Фатих Кәрим музее бинасы төзекләндерелде, Уфа шәһәренең Нур театры каршында бөек шагыйребез Габдулла Тукайга һәйкәл куелды, Уфа шәһәрендә Бөтендөнья татар конгрессы вәкиллеге офисы ачылды.

Өстәп шуны да әйтергә кирәк, 2019 елда дөньяга сибелгән халкыбызның штаб-квартирасы булган Бөтендөнья татар конгрессы бинасы да Татарстан Республикасы Президенты ярдәме белән төзекләндерелде.

Рөстәм Миңнехановның Татарстан җитәкчелегендә 10 еллык хезмәте илебез тормышында һәм  татар халкы тарихына якты сәхифәләр булып керә. Традицияләрне дәвам иттерүче, милли яшәешкә яңалык кертүче Р.,Н.Миңнеханов татар халкының теләкләрен, өметләрен һәрвакыт күз алдында тота.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*