tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бүген татар яшьләре оешмалары җитәкчеләре өчен белем алу форумы дәвам итә
Бүген татар яшьләре оешмалары җитәкчеләре өчен белем алу форумы дәвам итә

Бүген татар яшьләре оешмалары җитәкчеләре өчен белем алу форумы дәвам итә

Форумның икенче көненә “Кечкенә төркемнәрдә проектлар белән эш итү” практикумы, “Дөньяда һәм Рәсәй төбәкләрендә коммерциясез оешмаларның эшчәнлеге, проектларны үстерү технологияләре” панель-дискуссиясе, эксперт сессия, фандрайзинг һәм грантлар лабораториясе, социаль челтәрләрдәге аккаунтларга анализ һәм “Иҗтимагый эшчәнлектә максатка ирешү мәсьәләләре” лекция-дискуссия планаштырылган.

Исегезгә төшерәбез, татар яшьләре оешмалары җитәкчеләре өчен белем алу форумы Казанда 23-25 нче август көннәрендә уза. Анда катнашу өчен Россия төбәкләре һәм 11 чит илдән 150 катнашучы килде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*