tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бүген Татарстан мәчетләрендә татар телен өйрәтү курслары башлана
Бүген Татарстан мәчетләрендә татар телен өйрәтү курслары башлана

Бүген Татарстан мәчетләрендә татар телен өйрәтү курслары башлана

Бүген Казан һәм Татарстан мәчетләрендә республика мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин башлангычы белән татар телен өйрәтү курслары башлана.

«Без – татарлар» дип исемләнгән әлеге өч айлык бушлай курслар Казанның «Кабан арты», «Гаилә», «Тынычлык», «Әниләр», «Ярдәм» мәчетләрендә; республиканың Әлмәт, Яшел Үзән, Чаллы, Түбән Кама һәм Алабуга мөхтәсибәтләрендә узачак. Курслар «Татар теле», «Татарлар тарихы һәм ислам нигезләре» юнәлешләре буенча үткәрелә. Белем бирү проектын гамәлгә ашыруга 25 квалификацияле белгеч җәлеп ителгән.

Дәресләр атнасына өч тапкыр – дүшәмбе, чәршәмбе һәм җомга көннәрендә 19.00 – 21.00 сәгатьләрдә узачак. Курслар тәмамлангач, тыңлаучыларга тиешле сертификат тапшырылачак.

2 февральдә «Әниләр» мәчете каршындагы «Без – татарлар» проектында катнашучыларны Болгар ислам академиясе һәм Россия ислам институты ректоры, Татарстан мөфтиенең белем бирү буенча урынбасары Рәфыйк Мөхәммәтшин сәламләячәк. Курслар Россия ислам институтының актлар залында 18.00 сәгатьтә ачыла.

http://dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*