enrutat
Баш бит / Бүген Татарстан Президенты парламентка еллык Юллама белән мөрәҗәгать итте
Бүген Татарстан Президенты парламентка еллык Юллама белән мөрәҗәгать итте

Бүген Татарстан Президенты парламентка еллык Юллама белән мөрәҗәгать итте

Бүген Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында дүртенче чакырылыш ТР Дәүләт Советының 43 нче утырышы  үтте. Аның көн тәртибендә бер мәсьәлә иде – ТР Президентының парламентка еллык Юлламасы. Бу-Рөстәм Миңнехановның Президент вазифасында Юллама белән ТР Дәүләт Советы алдында дүртенче тапкыр чыгыш ясавы. Аның быелгысы республиканың эчке һәм тышкы хәленә багышлана. Утырышка РФ Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутатлар, республиканың Федерация Советындагы әгъзалары, ТР Хөкүмәте әгъзалары, республика ведомстволары, федераль хакимият органнарының ТР буенча җитәкчеләре, республика предприятиеләре, учреждениеләре, иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре, ММЧ вәкилләре чакырулы иде.

«Татар-информ»

 

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның юлламасында гуманитар мәсьәләләр буенча  нәрсәләр әйтелә?

Универсиада елы

«Универсиада уздыру нәтиҗәсендә республикада нык үскән спорт инфраструктурасы булдырылды, халыкара дәрәҗәдәге яңа стадион, яңартылган аэропорт, тиз йөрешле аэроэкспресс, яңа тимер юл вокзалы, метро станцияләре һәм заманча транспорт киселешләре төзелде. Универсиада авылы базасында илдә иң яхшы студентлар кампусы булдырылды.»

Башкалабыз танымаслык булып матурланды. Казанның заманча Европа мегаполисы булуы турындагы сүзләр амбицияле максат кына булып калмыйча, бүген күбесенчә чынга ашты.»

Миграция турында

Татарстанда укырга, эшләргә, мәдәниятебезне өйрәнергә теләгән һәркемгә республикабызда хәерхаһлы һәм җылы мөнәсәбәт булдырырга тиешбез. Бу эштә Татарстан халыклары ассамблеясе мөһим роль уйный. Мигрантларның җәмгыятькә яраклашуы, йомык җәмгыятьләр һәм анклавларны булдырмау буенча, шул исәптән җитештерү һәм сәүдә объектларына чит илләрдән эшче куллар җәлеп итү белән бәйле рәвештә дә, чаралар аерым игътибар таләп итә.

Шул ук вакытта республикага яшерен рәвештә килүче мигрантлар һәм традицияләребез белән хисаплашудан баш тартучылар үтеп керүенә катгый каршылык күрсәтергә кирәк. Экстремистлык оешмаларына һәм радикаль идеологик карашларга каршы тору эшен дәвам итү зарур.»

Дини тормыш һәм милли эшләр

“Рухи яңарыш мәсьәләләре безнең өчен элеккечә өстенлекле булып кала.

Республиканың төп дини оешмалары тормышында мөһим үзгәрешләр бара. Мөселманнарның чираттан тыш корылтаенда Диния нәзарәтенең яңа җитәкчелеге сайланды. Рус Православие Чиркәвенең Татарстан митрополиясен яңача оештыру дәвам итә.

Безгә социаль, мәгариф һәм мәдәни-мәгърифәти бурычларны хәл итүдә дәүләт-конфессиональ мөнәсәбәтләрне актив үстерергә кирәк. Традицион конфессияләр арасында үзара багланышлар урнаштыруга һәм аларның үзара аңлашып яшәвенә ярдәм итү сорала.

Мөфтияткә Татарстанның мөселман өммәтен ныгыту, дини белем бирүдә бердәм система булдыру, әзерлекле кадрлар җитештерү, татарларның дин гыйлеме өлкәсендә тупланган мирасын популярлаштыру буенча комплекслы чараларны гамәлгә ашыруда ярдәм күрсәтү кирәк.

Россия Федерациясенең Дәүләт милли сәясәте стратегиясе кабул ителү дәүләтнең этноконфессиональ өлкәдә эшчәнлегенә өстенлек бирелүен ассызыклый. Милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр советының республикада узган беренче утырышында әлеге өлкәдәге эш торышы тирән анализланды.

Республикада Дәүләт милли сәясәте концепциясенең яңа редакциясе расланды, 2013 – 2015 елларга Милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр өлкәсендә чаралар планы хупланды. Милли сәясәтнең өстенлекле юнәлешләре буенча дәүләт программалары расланды.

Әлеге карарларны гамәлгә ашыруны хакимият органнарының һәм граждан җәмгыяте институтларының иң мөһим бурычларыннан берсе дип саныйм.”

 Канун чыгару, парламент хәлләре

“Бу ел ахырында илебез Россия Федерациясе Конституциясенең 20 еллыгын бәйрәм итәчәк. Илнең төп законы федераль үзәк белән субъектлар арасында вәкаләтләр бүлешүне билгеләде, шул исәптән шартнамәчел мөнәсәбәтләргә нигез салды.

Уңышлы эшчәнлек алып бару өчен җитәрлек мәйдан ачылды.

Республиканың Дәүләт Советына, Хөкүмәтенә Федераль Собрание палаталары һәм Россия Федерациясе дәүләт хакимиятенең башкарма органнары белән хезмәттәшлекне киңәйтү зарур.

Бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлау яңа сәяси шартларда узачак. Республикада гомумроссия сәяси партияләренең 56 төбәк бүлекчәләре эшчәнлек алып бара.

Дәүләт һәм җәмгыять өчен сайлауларның катгый рәвештә законнар нигезендә узуы, ә потенциаль катнашучыларның саны кинәттән артуы 90 нчы еллардагы буталчыклыкның кабатлануына китерүен булдырмау мөһим. Яңа партияләр төзү җәмгыятьнең чынбарлыктагы мәнфәгатьләрен һәм халыкның төрле катлауларының гадел таләпләрен чагылдырырга тиеш.

«Россия өчен» халык фронты» яңа гомумроссия иҗтимагый хәрәкәте киң иҗтимагый мәйданда формалаша. Күптән түгел Татарстан төбәк бүлекчәсен гамәлгә кую җыелышы булып узды. Аның җәмгыятьне туплау сәләтеннән республика мәнфәгатьләрендә, шул исәптән сайлаулар алды чорында да файдаланырга кирәк.

Татарстанлыларның алдагы сайлауларда катнашучыларның сәяси һәм кадрларга кагылышлы потенциалын аек бәяли алачагына шигем юк.

2014 елгы сайлаулар йомгаклары нигезендә республика парламентының партия-сәяси һәм персональ составы шактый үзгәрәчәге шиксез. Тизләнеш заманының таләбе шундый.”

Яшьләр сәясәте

“Аеруча мөһим сәяси бурычлар арасында яшьләр сәясәте үзәк урынны биләп тора.

Балаларыбыз яңа социаль-икътисадый шартларда үсәләр. Мәгълүматның күплеге һәркемгә үз эшчәнлегендә дөньядагы иң яхшы тәҗрибә-гамәлләргә таянырга мөмкинлек бирә.

Белемле яшьләребезне Татарстаныбызда калдыру өчен конкурентлыкка сәләтле булырга, тарихи-мәдәни мирасыбызга нигезләнеп, яшьләребез үсеше өчен уңайлы шартлар тудырырга тиешбез. Татарстан балалары һәм яшьләренең интеллектуаль-иҗади потенциалын үстерү һәм файдалану концепциясе шушы юнәлештә эшләргә тиеш.

Яшь буыны иҗтимагый яктан әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыруда җитди хезмәттәшлеккә тартырга кирәк.”

 

Мәгълүмат чаралары

Дәүләтнең мәгълүмат сәясәте өлкәсендә бурычлары үзгәреш кичерә. «Традицион массакүләм мәгълүмат чаралары» һәм электрон ресурслар арасында конкурентлыкның арта баруы шартларында вакыйгаларны объектив һәм һөнәри яктан тиешле югарылыкта яктырту зур әһәмияткә ия.

Журналистлар берлегенә җәмәгатьчелек фикерен формалаштыруда зур җаваплылык йөкләнә. Бу өлкәдә тәнкыйть комачауламас. Республиканың массакүләм мәгълүмат чаралары кайчак «зур» федераль матбугатның бик үк күркәм булмаган эш формаларын һәм ысулларын өлге итеп ала башлады. Бу очракта, бик еш кына республикадагы уңай үзгәрешләргә күз йомып, шау-шу тудыруга юнәлтелгән вакыйгаларны яктыртуга өстенлек бирелә.

Мондый карашларны үзгәртергә кирәк. Горурланырлык нәрсәләребез бар: бу – предприятиеләребез һәм гражданнарыбызның ирешкән уңышлары, республика тормышының әһәмиятле вакыйгалары. Шул ук вакытта, танылган белгечләр фикеренә таянып, тискәре күренешләргә дә принципиаль бәя бирү зарур.

Моннан тыш, массакүләм мәгълүмат чараларына социаль челтәрләргә активрак интеграцияләнергә, интернет-аудитория белән тыгыз багланышта торырга, алдынгы халыкара тәҗрибәгә һәм заманча технологияләргә таянып эш итәргә кирәк. Бу исә сыйфатлы медиапродукт булдырырга мөмкинлек бирәчәк.

Мөһим социаль роль уйнаучы шәһәр һәм район телекомпанияләренең цифрлы телевидениегә күчеш шартларында республиканың мәгълүмат кырыннан югалмавы өчен чаралар күрү шарт. “

Мәдәният

“Россия Федерациясе Президенты Указы нигезендә 2014 ел илебездә Мәдәният елы дип игълан ителде. Шуңа охшашлы карар Татарстан Республикасында да кабул ителде.

Мәдәният – дәүләтне һәм гражданлык җәмгыятен ныгытуда иң әһәмиятле ресурсларның берсе. Ул илдә барган яңарышның рухи нигезен тәшкил итә.

Тарихи-мәдәни мирасны саклап калу һәм баету, хокукый һәм сәяси культураны камилләштерү, кешелек мөнәсәбәтләре культурасы җуелуга юл куймау гаять мөһим.”

 Тышкы элемтәләр

“2013 елда Татарстанның Россия төбәкләре һәм чит илләр белән багланышлары тагын да ныгыды. Моңа федераль хакимият органнары белән конструктив хезмәттәшлекнең ярдәме зур булды.

Быел без Дубайда вәкиллек ачтык, чиратта – Кытай. Казахстанның генераль консуллыгы ачылгач, Казанда эшләүче чит илләр дипломатик вәкиллекләренең саны бишкә җитте.

Россия төбәкләре һәм безнең традицион чит ил партнерларыбыз белән сәүдә-икътисадый хезмәттәшлекне киләчәктә дә ныгыту зарур. Бер үк вакытта дөньяның динамик үсештәге икътисадлы илләре, беренче нәүбәттә, Азия-Тын океан икътисадый хезмәттәшлегенә кергән илләр белән эшчәнлек алып бару өчен алдынгы яңа проектлар тәкъдим итәргә кирәк.

Шуның белән бергә, сәүдә-икътисадый хезмәттәшлек турында инде төзелгән шартнамәләрнең күбесе кәгазьдә генә калды. Алар реаль файда китерми.”

 

Вәкиллекләребезнең эшен нәтиҗәлерәк итәргә кирәк. Аларның эшчәнлеген бәяләүдә Татарстанга җәлеп ителгән инвестицияләр һәм республика продукциясен чит илләргә сатуның артуы төп индикатор булырга тиеш.

Милләттәшләргә ярдәм

“Милләттәшләргә ярдәм итү – эшебезнең мөһим юнәлешенең берсе.

Татарлар кайда гына яшәсә дә, алар Татарстанны тарихи ватаны дип саный. Шуңа күрә без телебезне, мәдәниятебезне һәм гореф-гадәтләребезне саклау өчен җаваплы.

«Туган телне кадерләгән халык кадерле булыр».

Бу өлкә дә төп рольне Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты уйнарга тиеш.

ТНВ-Планета телевизион каналының һәм татар телен өйрәнү буенча «Ана теле» он-лайн программасының да потенциалы зур.

Татар халкының бердәмлеген саклауга Татарстаннан читтә милли бәйрәмнәребезне үткәрү дә ярдәм итә. Беренче чиратта, бу – Сабантуй. Бәйрәм татарларның бай мәдәниятле, үзенчәлекле халык булуын күрсәтә. Хәзер Сабантуй Россиянең 55 төбәгендә һәм 23 чит илдә уздырыла.”

Халык мәгарифе

“Инновацияле икътисадны формалаштыру мәгариф өлкәсен үстерүдән һәм аны модернизацияли барудан башка мөмкин түгел.

Соңгы елларда без өч яшьтән зуррак балаларны бакчаларда урыннар белән тәэмин итә алдык, әмма демографик вазгыять элеккечә үк әлеге мәсьәләнең актуаль булуын күрсәтә.

Агымдагы елда Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы белән килешү кысаларында 5 меңнән күбрәк мәктәпкәчә яшьтәгеләргә яңа урыннар булдырылачак. Федераль үзәк ярдәмендә өч елда балалар бакчаларында 30 мең диярлек бәләкәчне яңа урыннар белән тәэмин итү планлаштырыла.

Күптөрле хезмәт күрсәтүче балалар учреждениеләре санын арттыру максатларында шәхси инвесторларны активрак җәлеп итәргә кирәк.

Балалар бакчасы – мәгариф системасының республикабыз киләчәгенә нигез салынучы беренче һәм иң мөһим дәрәҗәсе. Мәктәпкәчә сыйфатлы белем бирү балаларның уңышлы үсеше һәм киләчәктә дә яхшы укуы өчен гарантия булып тора. Безнең бурыч – моның өчен бөтен шартларны булдыру.

Республика мәктәпләрен модернизацияләү дәвам итә. Киләсе елда 164 мәктәп модернизацияләнәчәк. Без сәләтле балалар өчен инновация учреждениеләре челтәрен үстерүне планлаштырабыз.

Бүген мәгариф өлкәсе югары квалификацияле белгечләрне кызыктырырлык яхшырды. Агымдагы елда бу тармак хезмәткәрләренең эш хакы күтәрелде. Безнең төп бурыч – мәгариф учреждениеләренең эш сыйфатын аларның хезмәтенә түләү үсешенә тәңгәл рәвештә тәэмин итү.

Әмма хәтта иң заманча матди-техник база да белем бирү процессының үзәген – тиешле тәҗрибәгә һәм компетенциягә ия булган педагогны алмаштыра алмый.

Һәр укытучы һәм тәрбияче үсеп килүче буынны укытуның иң яхшы методикасын һәм технологияләрен белергә тиеш. Татарстан бу юнәлештә актив эшли, алдынгы халыкара тәҗрибәдән файдалана. Сингапурның Educare компаниясе белән берлектә укытучыларга методик ярдәм күрсәтү системасын модернизацияләү проекты гамәлгә ашырыла.

Игътибарны безнең муниципалитетлардагы белем бирү сыйфатында зур аерма булуына юнәлтәсе килә. Чагыштырмача тигез шартларда республиканың бер иш районнары мәгариф сыйфаты рейтингында тотрыклы рәвештә алда бара, башкалары – артта калучылар рәтеннән чыга алмый. Администрация башлыкларына бу хәл турында җитди уйланырга, Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә тиешле чара күрергә вакыт.”

Хезмәт ресурсларын әзерләү

“Республика икътисадын модернизацияләү кадрлар квалификациясенә югары таләпләр куя.

Һөнәр осталарын әзерләүнең сыйфатын беренче чиратта безнең товар җитештерүчеләр билгеләргә тиеш.

Кадрлар тәрбияләү эшен мәктәп эскәмиясеннән башларга кирәк. Республика сәнәгать предприятиеләренә үзләре өчен квалификацияле кадрлар әзерләүне урыннарда балаларның техник иҗаты өчен шартлар булдырып хәл итүгә аерым игътибар бирү зарур. Яңа техник иҗат үзәкләре ачу һәм инде эшләп килүче түгәрәкләрне үстерү шуңа ярдәм итәчәк.

Урта һөнәри белемле белгечләр – безнең эшче элитаны әзерләгәндә практика өлешен көчәйтергә кирәк.

Икътисадның әйдәп баручы тармаклары өчен Гамәли квалификация үзәкләре булдыру эшен дәвам итү зарур, алар урта гомуми белем базасында кадрларны һөнәри әзерләү үзәкләре булып торачак.

Республика предприятиеләрен кадрлар белән тәэмин итү максатында өстенлекле белгечлекләр исемлеге булдыру турында карар кабул ителде. Мәгариф һәм фән министрлыгына киләсе уку елына әлеге исемлек нигезендә хезмәт базары ихтыяҗларын исәпкә алып укучылар җыю планы әзерләүне йөклим.”

 Яшь галимнәргә шартлар тудыру 

Уку йортларының конкуренциягә сәләтлелеген күтәрүгә аеруча зур игътибар бирергә кирәк. Бу уңайдан дөньяның иң яхшы 100 югары уку йорты арасына керү максатын куйган Казан федераль университетын билгеләп үтәргә мөмкин. Республика ягыннан, законнар чыгаруны да кертеп, һәрьяклы ярдәм күрсәтү сорала.

Бүген фәнни эшне көчәйтү һәм процесска яшь галимнәрне актив тарту таләп ителә. Ел саен «Татарстанның 100 талантлы аспиранты» конкурсын уздыруны оештырырга кирәк.

Озак вакытка исәпләнгән перспективада принципиаль яңа формациядәге, бөтендөнья дәрәҗәсендәге әйдәүче галимнәрне җәлеп итү исәбенә халыкара фәнни бергәлеккә интеграцияләнгән фәнни-тикшеренү үзәкләре булдыру стратегик бурыч булып тора. Бу инде туйдырып бетергән «зиһенле башларның илдән китүен» дә туктатырга ярдәм итәр.

Казан Квант Үзәген төзү шундый беренче тәҗрибә булырга мөмкин.

Татарстан танылган фәнни үзәк булып тора. Шул ук вакытта фәнни һәм инновацияле инфраструктура субъектлары еш кына координациясез эш итә.

Академик фән, тикшеренү институтлары һәм предприятиеләрнең актив хезмәттәшлеге безнең инновация системасы уңышлы үсүенең нигезе булып тора.

Дәүләт Думасы тарафыннан барлык учреждениеләрнең, югары уку йортларының фәнни эшчәнлеген координацияләү буенча зур вәкаләтләргә ия Россия фәннәр академиясен реформалау турында Федераль закон кабул ителде. Бу республика Фәннәр академиясе эшчәнлегенә дә үзгәрешләр кертүне таләп итәчәк. Әлеге эштән республика Мәгариф министрлыгы да читтә калмаска тиеш.»

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*