tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бүген “Тукай Юлы – Путь Тукая” маршруты ачылды
Бүген “Тукай Юлы – Путь Тукая” маршруты ачылды

Бүген “Тукай Юлы – Путь Тукая” маршруты ачылды

Бүген Арча тимер юл станциясе мәйданында “Тукай Юлы – Путь Тукая” дигән яңа мәдәни – тарихи, экологик проект кысаларында җәяүлеләр, велосипедчылар һәм атта йөрүчеләр өчен яңа маршрут ачу тантанасы узды.  Бу чарада Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге җитәкчесе Фәрид Мифтахов та катнашты. Ул тантанага җыелган кунакларны БТКның Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев һә БТК Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров исеменнән сәламләү сүзләрен җиткерде. Фәрид Мифтахов әлеге проектның татар телен, көнкүрешен, гореф-гадәтләрен, йолаларын саклап калуда әһәмиятен ассызыклады, барлык татарлар өчен файдалы булуын билгеләде.

Проектның максатлары:

  • Татарстан һәм Россия халкын, шулай ук Татарстаннан читтә яшәүче татарларны актив һәм интеллектуаль ялга җәлеп итү;
  • татар телен, көнкүрешен, гореф-гадәтләрен, йолаларын саклап калу;
  • Габдулла Тукайның туган ягын, биографиясен һәм иҗатын, Казан артында яшәгән күренекле шәхесләрне өйрәнү;
  • “Тукай Юлы- ПутьТукая” маршруты буйлап авылларда тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызу;
  • туристларга азык-төлек һәм хезмәт күрсәтү аша авылда эшлекле активлыкны арттыру һәм үстерү;
  • “Тукай Юлы – Путь Тукая” дигән яңа мәдәни-туристик бренд булдыру.

Халык проекты республиканың Арча, Әтнә, Балтач, Биектау районнарыннан узачак.

МАршрутны ачу тантанасыннан соң сәяхәтчеләр Түбән Мәтәскә – Югары Мәтәскә – Мөндеш-Иске Кырлай – Яңа Иябаш-Яңа Кырлай авыллары аша (21 километр) җәяү яки велосипедларда проектның беренче этабы буенча узды.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*