tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бүген Ульяновск өлкәсендә “Гаиләдә аралашу көне” игълан ителде
Бүген Ульяновск өлкәсендә “Гаиләдә аралашу көне” игълан ителде

Бүген Ульяновск өлкәсендә “Гаиләдә аралашу көне” игълан ителде

12 сентябрь көнен Ульяновск өлкәсендә гадәти булмаганча билгеләп үтәләр. Өлкәдә демографик хәлне яхшырту максатыннан,  моннан 15 ел элек бу көнне губернатор Сергей Морозов “Гаиләдә аралашу көне” дип игълан иткән иде.

Тарихка күз салсак, Совет власте елларында 12 нче сентябрь Семберне ак гвардиячеләрдән азат итү көне буларак билгеләп үтелә. Узган гасырның 90 нчы елларында исә, Сембер-Ульяновск шәһәренә нигез салыну көне итеп уздыра башлыйлар.  Ә 2007 елда губернатор Сергей Морозов  12 сентябрьне  “Гаиләдә аралашу көне” дип игълан итте. Ул предприятие, учреждение җитәкчеләренә бу көнне эш вакытын 1-2 сәгатькә кыскартырга кирәк, дип тәкъдим итә.

 Мондый акциянең нәтиҗәсе бар, диләр. 15 ел эчендә  “Россиягә патриот тудыр”  акциясе көннәрендә, Ульяновск өлкәсендә 967 бала дөньяга килә. “Мисал өчен, быел нәкь 12 нче июнь көнне 43 гаиләдә 44 бала туды. Бер гаиләдә алтынчы малай, тагын бер гаиләдә алтынчы кыз дөньяга килде,” – ди Ульяновск өлкәсе  губернаторының демография һәм гаилә сәясәте буенча киңәшчесе Ольга Желтова.

Ульяновск губернаторы  үзе дә күп  бала атасы. Әле берничә ел элек кенә аның гаиләсендә бишенче сабый дөньяга килгән иде.  “Күпләр шикләнеп карады, кайсылары  тәнкыйть тә иттеләр. Тәнкыйть итүчеләр- моннан да мөһимрәк эшләр юкмы икән дип тә әйтте,” – дип белдерә губернатор Сергей Морозов .

    Бүген игълан ителгән  “Россия көненә патриотны тудыр!” акциясенең нәтиҗәсе тагын 9 айдан -12 нче июнь – Россия көненә Сембердә яшь сабыйлар, яңа патриотлар дөньяга килер дип көтелә.  Ул көнне бала тапкан һәр ана губернатор һәм шәһәр башлыгы кулыннан бүләкләр дә алачак. Ә иң зур бүләк –ул УАЗ машинасы.

 

Рамис Сафин

Ульяновск

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*