tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бүген җәмәгатьчелек Камал театры алдындагы мәйданнан халык шагыйре Роберт Миңнуллинны соңгы юлга озатты
Бүген җәмәгатьчелек Камал театры алдындагы мәйданнан халык шагыйре Роберт Миңнуллинны соңгы юлга озатты

Бүген җәмәгатьчелек Камал театры алдындагы мәйданнан халык шагыйре Роберт Миңнуллинны соңгы юлга озатты

Роберт Миңнуллин белән хушлашу мәрасименә килүчеләргә һәм оештыручыларга рәхмәт сүзләрен шагыйрьнең энесе Ким Миңнуллин җиткерде.

«Соңгы елларда ул яңа технологияләргә бәйле рәвештә инстаграмы белән яши башлады. Ул сезне инстадашларым дип атый иде. Дистәләрчә мең кеше аның белән инстаграм аша танышып яшәде», — диде Ким Миңнуллин.

«Ул татар дөньясында үз исемен булдырган олы йөрәкле кеше иде. Ул нәселебезнең иң өлкәне иде. Безнең нәсел аны „мулла абый“ дип йөртте. Ул үзенең „муллалыгы“, укымышлылыгы белән безне артыннан өндәп бара алды. Нәселебезне генә дә түгел, якташларыбызны да», — дип дәвам итте ул.

Шагыйрь Тынычлык бистәсе зиратына җирләнде.

  • Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, публицист Роберт Миңнуллин 27 мартка каршы төндә вафат булды.

Рузилә Мөхәммәтова

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*