tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чабаксар урамына Тукай исеме бирелергә һәм һәйкәле куелырга мөмкин
Чабаксар урамына Тукай исеме бирелергә һәм һәйкәле куелырга мөмкин

Чабаксар урамына Тукай исеме бирелергә һәм һәйкәле куелырга мөмкин

Чабаксарда Тукай урамын булдыру һәм һәйкәлен кую турында сүз бара. Бу хәбәрне Чабаксар шәһәре милли-мәдәни мохтарияте рәисе Хәйдәр Сафиуллин раслады.

“Шушы көннәрдә республика башлыгы белән очрашып, Чабаксар урамнарының берсенә Тукай исемен бирү һәм һәйкәл кую мөрәҗәгате белән чыктым. Тәкъдим хуплап кабул ителде. Бу ике республиканың 100 еллыклары уңаеннан матур гамәл булыр иде”, – ди Хәйдәр Сафиуллин.

Хәйдәр Сафиуллин бу эшне Чувашия татарларының милли-мәдәни мохтарияте рәисе Фәрит Гыйбатдинов белән бергә башлаган булган. Бу хакта Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев белән дә фикер алышынган.

Чувашия Республикасы башлагы вазифаларын башкаручы Олег Николаев тәкъдимне хуплап кабул иткән.

“Хәзер бер матур урам сайларбыз. Анда һәйкәле дә булыр. Мин әле ул урамда Тукай мәчетен булдыру турында да хыялланам”, – ди мохтарият рәисе.

Чувашия башкаласында Тукай һәйкәле куелуга җавап буларак, Казанда чуваш мәгърифәтчесе исемен мәңгеләштерү эшләре башкарылырга мөмкин.

Рузилә Мөхәммәтова

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*