tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чабаксарда Сабантуй 17 майда үтәчәк
Чабаксарда Сабантуй 17 майда үтәчәк

Чабаксарда Сабантуй 17 майда үтәчәк

Чуашстандагы быелгы республика Сабантуе Чабаксардагы “Лакреевский лес” исемле паркта 17 майда үтәчәк. Аны күрше республикадагы татарларның милли-мәдәни автономиясе, Чуашстан мөселманнары Диния нәзарәте, Татарстанның Яшел Үзән районы оештыра. Барлык әзерлек эшләре Чуашстанның мәдәният, милләтләр һәм архив эше министрлыгының кайгыртучан күзәтүе астында үтә.

Бәйрәм программасынды: тантаналы ачылыш, Татарстанның һәм чуашстанның иҗади коллективлары чыгышларыннан төзелгән зур концерт, сабантуй уеннары, әлбәттә, көрәш. Тамашачылар, кунаклар һәм катнашучылар өчен декоратив-гамәли сәнгать үрнәкләре күргәзмәсе, анда күңел төшкән әйберне сатып та алып булачак, милли ризыклар сәүдәсе дә оештырыла.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*