tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чал тарихлы «Күмәк көч» заманадан калышмый
Чал тарихлы «Күмәк көч» заманадан калышмый

Чал тарихлы «Күмәк көч» заманадан калышмый

“Күмәк көч” газетасы – Ульяновск өлкәсенең 99 процент татарлар күмәкләшеп яшәгән Иске Кулаткы районының татар телендә чыгып килүче район басмасы.

Чал тарихлы газета моннан 89 ел элек дөньяга килеп, районның елъязмасына әверелгән. Аның беренче номеры 1930 нчы елда – илдә авыл хуҗалыгын коллективлаштыру чорында чыга башлый, шуңа күрә исеме дә чорның шигаренә – күмәкләшүгә туры китереп бирелгән. Дөрес, газетаның исемен һәр яңа заманда заманча исемгә алмаштыру тәкъдимнәре дә туа тора, ләкин газета укучылар бу тәкъдимнәрне һәрвакыт кире кага.

Колхозлашу чорында туган “Күмәк көч” газетасы  yзенең исемен алмаштырмыйча, замана давылларына бирешмичә, hаман да күмәк хезмәт итеп, бергәләп тату яшәү идеяләрен алга сөрә.

“Күмәк көч” – районның, халыкның, хезмәт коллективларының 89 еллык тормышын, аларның фидакарь хезмәтен, данлы көрәшләрен, авырлыкларны җиңеп чыгу юлларын, уй-фикерлeрен, киләчәккә яңа өметләрен чагылдыручы елъязма.

Газетаны төрле елларда төрле кешеләр җитәкли. Аның беренче редакторы итеп сәләтле журналист Кәлимулла Абитов раслана. Аннан соң редактор вазыйфаларын Исмәгыйль Фәйзуллин, Yмәр Ләпин, Таhир Сабиров, Шәйхи Якупов, Кәшаф Вәльшин, Исмәгыйль Баймурзин hәм яңадан Таhир Сабиров үтиләр. 1930-1940 елларда редакциядә эшләүче әдәби hәм иҗади хезмәткәрләр Алимҗан Булатов, Рәуф Салихов, Мөшәр hәм Альберт Хаметовлар, Әбрар Рәзапов, Юcеф Аббәсов, Сөләйман Богданов, Таhир Мингалишев, Исхак Исәнов кулларына корал алып, Ватаныбызны саклыйлар.

Ул чактагы полиграфистлар Җәүhәрә Деникаева, Мәстүрә Мамадалиева, Васфи Юнусова, Әсма Абушаева, печатник Абдулла Яхин, типография мөдире Таhир Мингалишев газетаны җыю, бастыру hәм вакытында чыгару өчен бөтен көчләрен куеп, төннәр буе эшләгәннәр.

“Күмәк көч” район газетасының тарихында аерым урын алып торган шәхес, 32 ел дәвамында газетаны җитәкләгән кеше –  Әнвәр Мөхәммәтрахимов. Ул РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре, Иске Кулаткы район Советы депутаты, өлкә журналистикасы оешмасы Президиумы әгъзасы булып торган, 43 дәвамында Иске Кулаткы районында җаваплы урыннарда эшләгән кеше. Һәм шуларның 32 елын Иске Кулаткы район газетасының алыштыргысыз мөхәррире була.

Сүз уңаенда, Ульяновск өлкәсенең татар телендә чыгып килүче “Өмет” газетасының чишмә башы да “Күмәк көч” газетасы редакциясендә. 1990 елда Иске Кулаткы районы типографиясендә аның беренче саннары әзерләнә.

“Күмәк көч” район газетасының хәбәрчеләре бик күп. Алар район үзәгендәге, авыллардагы төрле вакыйгалар, чаралар, халыкның фикерен җиткерү максаты белән редакциягә хатлар юллыйлар.

Бyген инде газета яңа технология белән чыгарыла. Коллектив та тулысынча диярлек яңарды, эшкә татар телендә матур итеп яза белүче яшь каләм осталары килде. Алар газетаны hәр авылда, hәр өйдә көтеп алырлык, яратып укырлык итәргә омтыла. “Күмәк көч” газетасының тиражы да дистәләгән еллар дәвамында бер дәрәҗәдә тора – тугрылыклы укучылар саны 2500 дән 3000 гә кадәр җитә. Берничә ел дәвамында “Күмәк көч”кә элеккеге район Башлыгы, татар халкының күренекле улы, меценат Эдуард Әнвәрович Ганеев (мәрхүм инде) зур спонсорлык ярдәм күрсәтеп яшәде. Ул редакциянең күп балалы, аз мөлкәтле, мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче гаиләләргә “Күмәк көч” район газетасын яздыру инициативасын хуплап, аларга подписка рәсмиләштерә килде. Даими рәвештә районның 26 мәчетенә, китапханәләргә, авыл клубларына район газетасын яздырды. Гомумән алганда, ул татар телендә чыгучы массакүләм мәгълүмат чараларының даими спонсоры булды.

Бүгенге көндә редакциядә директор – баш редактор вазифаларын Сабира Абитова башкара. Гөлназ Кузәева – редакциянең җаваплы сәркатибе. Белгечлеге буенча рус теле heм әдәбияты укытучысы. Грамоталы язучы, эшенә  зур җаваплылык белән карый, коллективта дуслык, эшлеклелек атмосферасы булдыра.

“Күмәк көч” газетасы редакциясе замана белән бергә атлый – хәзерге вакытта аның интернетта социаль челтәрләрдә үз аккаунтлары, сайты бар. Газетага “Россия почта”сының он-лайн-сервисы аша язылырга мөмкин. Шулай ук газетаны өйгә хат ташучылар аша гына түгел, электрон почтага аның электрон вариантын да алдырырга була.

Иске Кулаткы районының “Күмәк көч” газетасы киләчәктә дә район, Ульяновск өлкәсе, Россия халкы, милләт тормышындагы вакыйгаларны, яңалыкларны газета укучыларга җиткерү белән бергә,  динебезне, гореф-гадәтләребезне, милли мәдәниятебезне, телебезне үстерү һәм саклау өчен эшлиячәк.

Аның киләчәге өметле, чөнки татар халкы, Иске Кулаткы районы булганда, “Күмәк көч” газетасы да яшәячәк. Ә 2020 елда ул үзенең 90 еллык юбилеен билгеләп үтәчәк.

Сабира Абитова

emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*