tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чаллы Башы авылында “Ике аккош” фестивале
Чаллы Башы авылында “Ике аккош” фестивале

Чаллы Башы авылында “Ике аккош” фестивале

14 февраль көнне Чаллы Башы мәдәният йортында районкүләм “Ике аккош” гаилә дуэтлары фестивале узды. Бәйрәмнең оештыручысы Яңа Чишмә районында оештырылган “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы һәм Чаллы Башы авылы мәдәният йорты.

Бу фестивальнең төп максаты – татар авылларында яшәүче иҗади гаиләләрне, аларның гаилә традицияләрен барлау, аларны халыкка күрсәтү һәм яшь буынга татар моңын сеңдерү. Катнашучылар җырлап кына калмадылар, ә төрле сорауларга да җавап бирделәр, яшь буынга матур, бәхетле, озын гомерле гаиләнең нигезе нидән торуын төшендерделәр.

Бәйгене төрле оешмалардан килгән мәртәбәле жюри бәяләде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*