tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чаллы шахматчылары Аргентина командасын җиңде
Чаллы шахматчылары Аргентина командасын җиңде

Чаллы шахматчылары Аргентина командасын җиңде

lichess.org сайтында Яр Чаллы һәм Сан-Луис шәһәрләренең (Аргентина) хатын-кызлар командалары арасында шахмат матчы узды.

Чаллы данын «Этюд» спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр яклады, Аргентина җыелма командасы «Ла Пунта» университеты тарафыннан формалаштырылды. Аргентина командасын гроссмейстер Клаудия Амура, Чаллыны иң титуллы шахматчы – ФИДЕ мастеры Зәринә Шәфигуллина җитәкләде.

Бер сәгатьлек уен Чаллы командасының җиңүе белән тәмамланды, матч нәтиҗәсе 149га 92.

shahrichalli.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*