tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чаллыда Галиәхмәт Шаһиның 70 яшьлек юбилеена багышланган кичә узды
Чаллыда Галиәхмәт Шаһиның 70 яшьлек юбилеена багышланган кичә узды

Чаллыда Галиәхмәт Шаһиның 70 яшьлек юбилеена багышланган кичә узды

Чаллы шәһәренең үзәк китапханәсендә шагыйрь Галиәхмәт Шаһиның 70 яшьлек юбилее уңаеннан әдәби-музыкаль кичә узды. Күренекле каләм иясе, күп җырлар авторы Галиәхмәт аганы котларга килгән әдәбият сөючеләр мәҗлесләр залын тулысынча тутырдылар.

Чара шигырь һәм җыр белән үрелеп барды. Мөхтәрәм әдипне котлап чыгыш ясаучылар арасында Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе Факил Сафин, күренекле әдип Айдар Хәлим, шагыйрәләр Әлфия Ситдыйкова, Рәзинә Мөхияр бар иде.

Шагыйрь Галиәхмәт Шаһи 1949 елның 24 августында Татарстанның Арча районы Шура авылында туа. Төрле төбәкләрдә матбугат хезмәткәре, мөгаллим булып эшләгәч, 1984 елдан Чаллыга килеп төпләнә. Биредә шәһәр мәктәпләрендә укытучылык һөнәрен дәвам итә. Аннары, сәламәтлеге начараю сәбәпле, укыту эшен ташлап, үзенең бөтен рухи көч-сәләтен гомере буе хыялында йөрткән әдәби иҗатка – шигърияткә багышлый.

Г.Шаһи – 2004 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. Ике дистәгә якын китап һәм “Туганыма”, “Әйләнеп карамадың”, “Хушлашырга ашыкма” кебек бик күп билгеле җырлар авторы.

Л. Сираева,
sptatar.com

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*