tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чаллыда VIII республика театрлары Сабан туе узачак
Чаллыда VIII республика театрлары Сабан туе узачак

Чаллыда VIII республика театрлары Сабан туе узачак

28 июньдә 11 сәгатьтә Чаллы “Мәйдан”ында сигезенче мәртәбә республика театрлары Сабан туе башлана. Анда Әлмәт, Буа, Минзәлә, Түбән Кама, шулай ук Казаннан Г.Кариев исемендәге, Г.Камал исемендәге, “Әкият” курчак театрлары һәм башка труппаларның артистлары катнашачак.

Бәйрәмне исә ТР Мәдәният министрлыгы, Яр Чаллы шәһәр хакимияте, К.Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма театры, Яр Чаллы татар дәүләт драма театры оештыра. Чаллы театры директоры Рашат Фәйзерахманов хәбәр иткәнчә, әлеге чара татар милли бәйрәмен тагын да популярлаштыру, халык гореф-гадәтләрен саклау һәм торгызу, сәнгатьнең һәм иҗатның төрле юнәлешләрен үстерү, дәүләт театрлары арасында иҗади элемтәләрне ныгыту максатларыннан уздырыла.

Театрлар Сабан туеның программасына милли көрәштән башлап, Сабан туена хас барлык төр уеннар-ярышлар, шулай ук бию марафоны һәм башка төрле ярышлар кергән. Призлы урыннар яулаган кешеләрне дипломнар һәм бүләкләр көтә, дип хәбәр итә Чаллы театры сайты.

Исегезгә төшереп үтәбез: Татарстанда театрлар Сабан туе 2005 елдан бирле уздырыла. Иң беренчесе Биектау районы Әлдермеш авылында республиканың театр җәмәгатьчелеген җыйган иде. Шул вакыттан бирле Татарстан театрлары коллективлары ел саен үз Сабан туйларын уздыра.

“Татар-информ” МА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*